20 март 2012 яңалыклары
-
Ярамаганын белгән килеш саткан
Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе саткан, ягъни РФ Җинаять Кодексының 151.1 маддәсе буенча гаепле дип табылган 1959 елгы хатын-кызның эше прокуратура тарафыннан судка жибәрелгән иде. Узган атнада бу эш район судында каралды, хокук бозучыдан җиде мең сум күләмендә штраф түләтергә дигән карар чыгарылды.
-
РФ генераль прокуроры урынбасары халыкны кабул итә
20 марттан 30ына кадәр Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы комиссиясе эчке эшләр органнары эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокукларының үтәлеше буенча Татарстан Республикасы прокуратурасында эшнең оештырылуын тикшерә. Бу көннәрдә РФ генераль прокуроры урынбасары С. Зайцев һәм РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эш гамәлләренең законлылыгына бәйле сораулар буенча гражданнарны...
-
Сак булыгыз: әйләнештә ялган бишмеңлекләр
Гыйнвар аеның 13еннән 17сенә кадәр арада Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә 5әр мең сумлык җиде ялган купюра табылды. Әлмәттә ясалма акчаларны хуҗалары "Пятерочка" кибетендә һәм даруханәдә алмаштырмакчы булалар. Шушы ук көнне Чаллының "Тулпар" сәүдә үзәгенә дә шундый ике купюраны кертмәкче булалар. Ә менә ЗЯБтагы "Пятерочка" кибетеннән, Комсомол һәм "Алан" базарында...
-
Беренче чиратта Сарман юлындагы чокырларны ямаячаклар
Апрельнең урталарыннан "Татавтодор" оешмасының Яр Чаллы филиалы район юлларының чокырланган урыннарын ремонтлый башларга уйлый. Бу турыда филиалның директоры вазифаларын башкаручы Рәдис Вәсимов хәбәр итте. Чокырларны ямауда 12 техника, 14ләп кеше эшләр дип планлаштырыла. Юллар чиратлап ремонтланачак. Беренче булып "Татавтодор" иң проблемалы участокка - Яр Чаллы - Сарман трассасына чыгарга уйлый....