20 февраль 2013 яңалыклары
-
Ипи пешерү остасы Гөлнур
Юлаучылар еш кына Түбән Суыксу пекарнясында пешкән түгәрәк яки кирпечсыман ипи-калачларны яратып алалар. Әлеге тәмле ризыкларны кемнәр пешерә икән, дигән сорауга җавап йөзеннән шушы көннәрдә пекарняга юл тоттык.
-
Районыбызның нәни гүзәле Круглое Поледа яши
"Районның нәни гүзәле - 2013" дигән затлы исемгә быел Круглое Поле урта мәктәбе укучысы Полина Тулаева лаек булды. Бәйге киеренке шартларда барды. Һәр бала үзенчә талантлы, бәйгегә яхшы әзерлек белән килгән. Зал җанатарларның дәртләндергән теләкләреннән гөрләп торды. 23 нәни мисс үз номинацияләрендә иң яхшылар дип табылды. Ә Полинага җиңүче таҗын...
-
Роскомнадзор кисәтә
«Шәхси мәгълүматлар турында»гы Федераль закон нигезендә, шәхси мәгълүматлар эшкәртүне башкарып та, Шәхси мәгълүматларны эшкәртү Реестрында теркәлмәгән операторлар ТР буенча Роскомнадзор идарәсенә белдерү хаты җибәрергә тиеш (Гарифҗанов урамы, 28а йорт, Казан, 420138, а/я 25). Роскомнадзор шулай ук реестрда 2011 елның 1 июленә кадәр теркәлгән операторлар өчен оператор турындагы мәгълүматларга узгәрешләр кертү...
-
Вахитов боҗрасында хәрәкәт схемасы үзгәрде
Яр Чаллының Вахитов боҗрасында транспорт хәрәкәте схемасы үзгәрде, ягъни юл йөрү кагыйдәләренә туры китерелде. Боҗрадан баручы хәзер өстенлеккә ия, ягъни беренче үтә. Боҗрага кергәндә хәзер "Әйләнмәле хәрәкәт" ("Круговое движение") юл билгесе янына "Юл бир" ("Уступи дорогу") билгесе куелды. Ә боҗраның үзендә "Төп юл" ("Главная дорога") билгесе барлыкка килде, дип яза...
-
Хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелды
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көн быел районда үзенчәлекле итеп билгеләп үтелде. 15 февральдә "Татарстан" совхозы поселогында Әфганстан, Таҗикстан һәм Чечня җирләрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлне ачтылар. Көннең шактый салкын булуына да карамастан, мәдәният йорты каршындагы мәйданга ул көнне меңнән артык кеше җыелган иде. Үз җирлекләреннән генә...