19 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Фатирларын газ белән аерым җылытуга күчергән кайбер категория гражданнар лизинг түләве өчен субсидиягә хокуклы
Субсидия кемнәргә, нинди күләмдә билгеләнә - бу сорауларга социаль яклау идарәсе ачыклык кертә.
-
Авыл халкы кыйммәт дип тормый, газета-журналларга языла тора
Студент халкы кышкы-җәйге чорда имтихан тоткан күк, газета-журнал хезмәткәрләре дә үзләренчә «имтихан тапшыра» - матбугатка яздыру дәверендә тирләп-пешеп тираж туплый. Бер генә данәгә дә киметмәскә тырышып ниләр генә эшләмиләр дә, ниләр генә уйлап тапмыйлар. Бушлай белдерү бастыру, язылучылар арасында лотерея уйнату - халыкны төрле яклап кызыксындыру өстендә баш ватып хәлдән...
-
Балаларга бушлай хокукый ярдәм күрсәтелә
20 ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Безнең районда ул ике этапта уза. Аның беренчесе гомуми белем бирү учреждениеләрендә - 19 ноябрьдә сәгать 8.00дә Мәләкәс мәктәбендә, 9.00да - Новотроицкоеда, 18.00дә - Кнәз һәм Яңа поселогы мәктәпләрендә үтә. Икенче этап 20 ноябрь көнне 14.00 сәгатьтә район Башкарма комитетының юридик бүлегендә...
-
Комсомолецта ике егетне армиягә озаттылар
Комсомолец поселогы үзенең ике егетен - Илфат Әхтәмовны һәм Илмир Хәертдиновны зурлап армиягә озатты. Поселокның мәдәният йортына егетләрнең туганнары, дуслары, сыйныфташлары җыелган иде. Озату кичәсе бик җылы һәм күңелле үтте: әти-әниләр улларына үзләренең үтемле киңәшләрен бирде, дуслары да яхшы теләкләрен җиткерде, кызлары көтәргә вәгъдә бирде. Егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеген тикшерү...