19 июнь 2013 яңалыклары
-
Ветеринарлар яфраказык әзерли башладылар
Узган атнаның җомгасында район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре "Сәйдәш" хуҗалыгына яфраказык әзерләшергә чыктылар. Бозауларга яшь үсентеләрне алар Иректаң авылы янындагы урманда җыйдылар.
-
Иң югары баллны Кнәздән Анастасия Улеева җыйды
Районда чыгарылыш укучылары бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. Авыр сынаулар артта калды, хәзер исә нәтиҗәләр билгеле булганын гына көтәргә кала.
-
“Гигант”та күпьеллык үлән уңышы гаҗәеп мул булып үскән
Хәзерге вакытта районда терлек азыгын әзерләү эшләре бара. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген районда җәмгысы 1800 тонна печән, 4100 тонна сенаж әзерләнгән. Күрсәткечләре һәм эшнең оештырылуы буенча "Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Камский" җитештерү кооперативы һәм "Ярыш", "Гигант" хуҗалыклары алдынгылар рәтендә. Без район авыл хужалыгы һәм азык-төлек...
-
Бүләкләү
Республиканың ветеринария һәм санитария ягыннан иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Тукай районы дәүләт ветеринария берләшмәсе" дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Әнсар Әхәт улы Әбделманов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен "АГРОСИЛА ГРУПП" ябык акционерлык җәмгыяте...
-
Агачны рөхсәтсез кисмәгез
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүген урманнарның санитар торышын яхшырту юнәлешендә күптөрле чаралар башкарылуын белдерә. Ләкин табигать факторлары урманнарга да тискәре йогынтысын ясамый калмый. Мәсәлән, 2010 елгы корылык чыршы һәм нарат үсентеләренең күпләп юкка чыгуына китерде. Бу аеруча республиканың көньяк-көнчыгыш һәм төньяк районнарында күренде. Корыган үсентеләр бөҗәкләрнең үрчүенә дә китерә, шулай...
-
Көндез телевизор күрсәтмәячәк
20 июньнән 4 июльгә кадәр (23 һәм 30 июньгә туры килә торган якшәмбе көннәреннән тыш) Яр Чаллы телерадиоүзәгенең мачтасында ремонт үткәрелә. Шул сәбәпле әлеге үзәк аша үтә торган барлык телерадиокомпанияләр бу көннәрдә иртәнге сәгать 8дән кичке 6га кадәр эшен туктатып тора.
-
Иң яхшы участок вәкаләтлесенә – акчалата премия
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров безнең район Эчке эшләр бүлегендә булып китте һәм 2013 елның беренче кварталы буенча "Иң яхшы ЮХИДИ экипажы" һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклауда иң яхшы участок вәкаләтлесе" дип аталган конкурсларга нәтиҗә ясады. II категорияле 15 бүлек...