19 апрель 2013 яңалыклары
-
Кайда, күпме сөт савалар
Районыбыз савучылары кышлатуны уңышлы төгәлләп, малларны җәйге лагерьларга күчерүгә әзерләнәләр. Хәзер һәркайда ферма тирәләрен, абзарларны чистарту башланды.
-
Бәйге игълан ителә
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелның 17 апреленнән "2012-2014 елларда республикада крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә терлекчелек гаилә фермаларын үстерү" программасында катнашу өчен сайлап алу бәйгесе игълан итә. Бу мәсьәлә белән кызыксынучылар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
-
Язгы ярминкәләр – 2013
Күптән килгән гадәт буенча Яр Чаллы шәһәрендә язгы ярминкәләр оештырыла. Алар 20, 21, 27, 28 апрель һәм 4 май көннәрендә "Южный" (Әхмәтшин урамы белән Халыклар дуслыгы проспекты киселешендә) һәм "Заритал" (промкомзона, Трубный проезд, 3, Гараж 500) агросәнәгать паркларында үтә. Анда агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыклары, кооперативлар, шәхси эшмәкәрләр, ярдәмче хуҗалык тотучылар үз...
-
Кыр эшләре башланды
Карлар эреп, басулар ачылгач иртәнге таң белән игенчеләр уҗым һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга керештеләр. Бу эшне районда 21531 гектарда башкарасы, шуның 10488 гектарын уҗым, 11043 гектарын күпьеллык үлән культуралары тәшкил итә. Беренчеләрдән булып кырга "Чаллы яшелчәсе", Тукай азык-төлек корпорациясе механизаторлары чыкты. 16 апрельгә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына...