18 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Бакчагызда уңыш мул булдымы?
Безнең әни өй янындагы бакчабызда ниләр генә үстерми. Капкадан керүгә үк - каен җиләге, ишек алдыбыз зур һәм ул җәй буе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Яшелчә үсентеләрен ул өйдә иртә яздан үстерә башлый, бакча түтәлләренә һәрберсенең «көен» белеп утырта, ул аларны сабый бала карагандай тәрбияләп үстерә. Һәр яфрагына, һәр җимешенә...
-
Бәткедә цинк табутта «кайткан» 20 яшьлек Никита Павловны җирләделәр
Никита Павлов тумышы белән Яр Чаллы шәһәре егете. Алар гаиләләре белән ике ел элек Бәтке авылына күченеп киләләр. Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев сүзләренә караганда, Павловлар гаиләсе бик тыныч, сабыр холыклылар. Никитадан башка тагын мәктәп яшендәге малайлары һәм кызлары бар. Никита - иң зур бала. Армия сафларына да үз...
-
Миңнеханов бәрәңгенең гектарыннан уртача 300-350 центнер уңыш ала
Фермер Минталип Миңнехановның кырларында бәрәңге алуның ничек баруы белән чәршәмбе көнне танышып кайттык. Ул вакытка 70 гектар мәйданлы бәрәңге басуының 55 гектары алынган иде. Көннәр яхшы торса, бу атнада төгәлләргә исәп инде, ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе.
-
Хуҗалыкларда кукурузны силоска салу бара
Көз үзенең тулы хокукына кереп барса да, район кырларында эш туктап тормый. Хуҗалыкларда җәйдән башланган терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хәзерге вакытта күп хуҗалыклар кукурузны силоска салу эшләренә тотынды.
-
Бәрәңгесе эре, бәясе генә вак
Шәһәр кибетләрендә, базарларда сатуда бәрәңге күпләп күренә башлады. Быелгы ярминкәләрдә дә һәр елдагыча бәрәңге иң күп сатып алынучы яшелчәләрнең берседер. Юкка гына аны икенче икмәк дип атап йөртмиләр. Чаллы ярминкәләренә каян гына алып килмиләр аны. Актаныш, Минзәлә кебек якын-тирә районнардан кала, аны ерак өлкәләрдән дә сатуга китерәләр. Безнең районда да...
-
Сайлау кампаниясендә катнашучыларга Васил Хаҗиев рәхмәт белдерде
Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау районда тиешле дәрәҗәдә үтте, бернинди хокук бозулар, штаттан тыш хәлләр күзәтелмәде. Район хезмәтләре, Башкарма комитетның бүлек башлыклары катнашында үткән киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев сайлау кампаниясен үткәрүне оештыручыларга, сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә, агитаторларга, хокук саклаучыларга, медицина, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләренә, гомумән, әлеге...