18 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Маршрут автобусында йөрү бәясе акция көнендә 5 сумга кимрәк булачак
Киләсе дүшәмбедә, ягъни 22 сентябрь көнне, районда автомобильсез йөрү көне үтә. Районның пассажирлар йөртү ассоциясе дә әлеге акциягә кушыла һәм маршрут транспортында бу көнне йөрү бәясе гадәттәгедән 5 сумга кимрәк булачагын белдерә.
-
Васил Шәйхразыев ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
Яр Чаллының элеккеге мэры Васил Шәйхразыев ТР вице-премьеры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, дип хәбәр итә «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары кандидатурасы расланганчы, Шәйхразиев Васил Габделгаяз улын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә», - диелә ТР Президентының 2014 елның 17 сентябрендә имзаланган...
-
Белоуста модульле фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады
Узган атнаның җомгасында Белоус поселогында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Республика программасы кысаларында район авылларында, шулай итеп, беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлары булган модульле алтынчы ФАП эшли башлады.