18 июнь 2014 яңалыклары
-
Кнәз мәктәбендә террорчылык күренеше турында сөйләштеләр
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече С. Петрова белән социаль педагог О. Абрамова Кнәз урта мәктәбендә «Террорчылыктан балаларны саклап калыйк!» исемле тематик кичә үткәрделәр. Чарада барлыгы балигъ булмаган 48 бала һәм 5 укытучы катнашты. Әлеге чара кысаларында социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре балаларга теракт нәрсә ул,...
-
Кнәз мәдәният йортында яшь кнәзлеләргә паспортлар тапшырдылар
16 июньдә Кнәз мәдәният йортында Россия Федерациясенең яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы узды. Россия көне уңаеннан үткәрелгән әлеге бәйрәмдә ТР федераль миграцион хезмәтенең район бүлеге белгечләре дә катнашты.
-
«Гигант» хуҗалыгында авылда эшләргә теләгән яшьләргә өй төзиләр
Яшьләрне авылга кайтарыр өчен соңгы елларда нинди генә чаралар күрелмәде: республика күләмендә махсус торак программалары да эшләде, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, хәлләреннән килгәнчә, төрле ысуллар белән яшьләрне авылга тартырга тырыша. Уку йортын тәмамлап, авыл хуҗалыгы тармагы белгече булып чыккан яшьләр исә ташкын булып авылга агылмаса да, аз-азлап кайтты, эшләде, китеп барды....
-
Имамнарны берләшергә чакыралар
Бу көннәрдә республикада зур дини чаралар булып узды. 12-13 июньдә Казанда үткән Россия имамнары форумында район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт булып кайтты. «ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мөфтие Равил Гайнетдинов, Үзәк Диния Нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан бу зур чарада имамнарны берләшергә чакырдылар, исламда радикаль агымнарның таралуына...