18 апрель 2012 яңалыклары
-
“Җырлыйк әле!”дә район үзешчәннәре чыгыш ясый
21 апрель, шимбә көнне, "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалының "Җырлыйк әле!" тапшыруында районыбыз талантлары чыгыш ясаячак. Тапшыру 20.30 минутта башлана. Тамашачылар тавыш бирүдә дә катнаша ала. Карамыйча калмагыз! Тукайлылар бу тапшыруда икенче тапкыр чыгыш ясый. Берничә ел элек "Җырлыйк әле!"дә ике төркем (балалар һәм өлкәннәр) катнашкан иде. Ул җыр сөючеләр,...
-
Ял лагерьларына юлламаны кайдан алырга?
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "2012 елда яшьләрне сәламәтләндерү, ялын һәм мәшгульлеген оештыру турында"гы 2012 елның 14 февралендә кабул ителгән 119 санлы карары нигезендә балаларның җәйге каникуллары чорына "Саулык" сәламәтләндерү комплексы базасында "Солнечный" һәм "Звездный" лагерьларенда 18 көнлек ял сменалары оештырыла. Юлламаның бәясе - 16920 сум. Шуның 8338,50 сумы бюджеттан түләнә,...
-
Круглое Поледа – шигырь бәйрәме
Круглое Поле мәдәният йортында Тукай көннәренә багышлап "Күңелебез бизәге" дип аталган зур бәйрәм оештырылды. Чарада мәктәп укучылары белән берлектә "Шүрәле" әкияте театральләштерелде.
-
Исем бирелде
Россия Эчке эшләр министрлыгы карары белән, район эчке эшләр бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Дамир Шәйдуллинга "полиция полковнигы" исеме бирелде, дип хәбәр итте бүлек башлыгы ярдәмчесе Руслан Кашапов.
-
Сарман трактында язгы ярминкәләр уза
Район башкарма комитеты райондашларны Яр Чаллы шәһәренең Сарман трактында узачак ярминкәләрдә катнашырга чакыра. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү 21, 22, 28, 29 апрель, 5, 6 май көннәрендә оештырыла. Сораулар буенча 70-32-96 телефонына мөрәҗәгать итәргә була.
-
“Сәйлән” театр коллективына танылган артистлар зур бәя бирде
Балаларда кечкенәдән театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәктәптән тыш эшләр үзәге 2-4 апрель көннәрендә Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда "Сәхнә көзгесе" дип аталган республикакүләм милли балалар театр фестивале үткәрде. Чарада Яр Чаллы шәһәре, Азнакай, Чистай, Биектау, Баулы, Мөслим, Мамадыш, Алабуга һәм...
-
Апрель – Тукай ае
19 апрельдә Күзкәй авылы мәдәният йортында Тукай көннәренә багышланган район чарасы үтә. Анда танылган язучылар, шагыйрьләр катнашуы көтелә. Әлеге чарада «Якты юл» газетасы иҗат коллективы Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә үткәргән "И мөкатдәс туган телем" дип аталган иҗади бәйгегә дә йомгак ясалачак.
-
Зенитчы Анна
Авылларда исән-сау яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары барлыйбыз. Алар көн саен кимеп баралар. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә санасаң, ике-өч сугыш ветераныннан ары таба алмыйсың. Ни үкенеч, кайбер авылларда бөтенләй юк. Миңа Күперле авылында гомер сөрүче сугыш ветераны Анна Ванягина белән танышырга тәкъдим иттеләр.
-
Язгы кыр эшләренә керештеләр
Үткән атна ахырында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергәннән соң, районның вәкаләтле комиссиясе иң күп балл җыйган "Гигант" хуҗалыгын җиңүче дип бәяләде. Икенче урынга - "Чаллы яшелчәсе", ә өченче урынга "Биклән", "Камская Нива", Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары лаек дип табылды.
-
Беренчеләр кошларны каршылады
Быелгы уку елында Мус. Завод урта мәктәбе бусагасын беренче тапкыр дүрт малай һәм дүрт кыз атлап кергән иде.