17 февраль 2012 яңалыклары
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
18 февральдә, шимбә көнне, район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Район Советы утырышы уза
24 февральдә Тукай муниципаль районы Советының унберенче утырышы уза. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә: "Тукай муниципаль районы башлыгының 2011 елга хисабы һәм 2012 елга бурычлар турында". Утырыш 15.00 сәгатьтә, хакимиятнең җыелышлар залында үтәчәк.
-
Һәлак булганнарның каберләренә чәчәкләр салдылар
Кнәз авыл җирлегендә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруга 23 ел тулу уңаеннан тантаналы чара үтте. анда уллары сугыш хәрәкәтләрендә һәм кайнар нокталарда һәлак булган ата-аналар, ветеран сугышчылар, Әфганстан һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмәгать оешмалары активы катнашты. Искә алу чарасыннан соң, Кнәз авыл җирлегеннән китеп сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган өч егетнең...
-
Хәтер көне
Әфган җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган район чарасы Яр Чаллы шәһәре орган залында узды. Әфган сугышы ветераннары, аларның гаиләләрен Яр Чаллы шәһәре Комсомол һәм Тукай районнары буенча хәрби комиссар Рәис Юнысов тәбрикләде. Бу сугышта һәм башка кайнар нокталарда башын салган якташ егетләрнең исемнәре аталды, аларны бер минут тынлык белән искә...
-
Эшмәкәрләр конференциясе
Эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы тотучылар үзләрен борчыган сорау, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен конференциягә җыелды. Район хакимиятендә узган очрашуда муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев, ТР инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР этил спирты, алкоголь продукциясе әйләнеше һәм сыйфаты буенча дәүләт күзәтчелеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе, салым...
-
РФ премьер-министры Чаллыга килде
Чәршәмбе көнне РФ Премьер-министры Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә килде. Ул "КАМАЗ" ААҖ автомобиль заводының җыю конвейерында булды һәм ике миллионынчы йөк машинасы чыгару тантанасында катнашты. Сәфәренең икенче өлешен ул шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә дәвам итеп, кабул итү-диагностика бүлегенең, лабораторияләрнең, операция ясау блогының эшчәнлеге белән танышты. Аннары 2025...