15 август 2012 яңалыклары
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
18 август, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасынын Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Билгеләнү
Шилнәбаш авыл җирлегендә дә яңа башлык билгеләнде. Бу вазыйфага җирлек депутатлары моңа кадәр мәдәният йорты директоры булып эшләгән Ольга Анатольевна Гончарованы сайлап куйды.
-
Бал ярминкәсе уза
18 августта, шимбә көнне, Яр Чаллының 56нчы комплексы артында Әхмәтшин урамы һәм Халыклар дуслыгы проспекты кисешкән урында урнашкан "Южный" агросәнәгать паркында бал ярминкәсе уза. Ул иртәнге 9да башланып, кичке 5кә кадәр дәвам итәчәк. Районның крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән бал продуктларын ярминкәдә тәкъдим итә алалар. Сатучылардан урын өчен түләү...
-
Яңа урамнарга электр үткәрәләр
Тукай электр челтәрләре бу җәйдә район торак пунктларында 40 километрдан артык электр чыбыклары сузды, 10 КТП урнаштырылды, дип хәбәр итте оешма җитәкчесе Алмаз Дәүләтшин. Бу, башлыча, яңа йортлар төзелгән урамнар. Кече Шилнә, Яңа поселогы, Калмаш, Биклән авылларынның яңа өлешенә 5-6 шар километр электр чыбыгы сузылган.
-
Мәктәпкә җыенырга ярдәм итәләр
Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, район мәктәпләренең беренче сыйныфына баручы балаларга "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр әзерләнә. Бу категориягә барлык беренчеләрнең 100ләбе керә. Хәйрия акциясен гамәлгә ашыруда район җирлегендә эшләүче оешма-предприятиеләр акчалата ярдәм итә. Портфельләр августның 25енә кадәр нәни хуҗаларына барып ирешер дип планлаштырыла. Акция кысаларында...
-
Уракта кем ничек эшли?
-
Уңышка уртак тырышлык илтә
Төшкә таба офыкта болытлар куера төште. "Нива" машинасы белән кырчылар янына ашыгучы "Кама" агрофирмасының "ХПК-2" җитәкчесе Равис Зәйнәшев тәрәзәгә бәрелгән берничә эре тамчыга пошынып: "30 гектар соңгы арпаны бетерергә комачауламаса ярар иде", - дип куйды.