15 апрель 2014 яңалыклары
-
Кул көрәше буенча тукайлылар – беренче урында
Арча шәһәрендә «Сәламәтлек» дип аталган XI авыл спартакиадасы кысаларында кул көрәше буенча авыл җирлекләре командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Ярышларында районыбыз данын Алия Шәмсиева (Түбән Суыксу), Илфат Әхмәтҗанов (Яңа Бүләк) һәм Вадим Уляшев (Олы Шилнә) якладылар. Өч спортчыбыз да үз авырлык категорияләрендә I урын алып кайттылар.
-
Туфан иҗатын яратучы балаларны бүләкләделәр
Апрель башында Казан шәһәренең Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиясендә, халык язучысы Туфан ага Миңнуллин истәлегенә багышлап, укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырылды. Сайлап алу этабына 830 гариза кергән. «Без - Туфанлы буын!» дип исемләнгән конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең районнан да бер төркем укучылар катнашты.