15 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Кышкы каникуллар кызыклы үтте
31 декабрьдән алып 11 гыйнварга кадәр мәктәп балаларының кышкы каникуллары булды. Районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә әлеге яллар бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Балаларның ялларын файдалы һәм кызыклы оештыру өчен тренер-укытучылар зур тырышлык куйды.
-
Бәтке балалар бакчасы кар фигуралары «җиңде»
Кышкы каникуллар тәмамланды. Районның 2797 баласы тагын мәктәп парталары артына утырды. Дүшәмбе көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында үткән атналык киңәшмәдә район мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаев кышкы каникулларда мәктәпләрдә үткәрелгән чаралар турында сөйләде.
-
Яшь талантлар үзләрен «Туым Җондозы»нда сынады
Узган атнаның җомгасында районның Круглое Поле мәдәният йортында республикада һәр елны үткәрелә торган «Туым Җондозы» Раштуа фестиваленең якын-тирәдәге берничә район үзешчәннәрен берләштергән сайлап алу туры узды. Бездән әлеге фестиваль-конкурста Мәләкәснең «Питрау» ансамбленә йөрүче балалар һәм яшьләр, Бордының «Тәңкәләр» ансамбле һәм әлеге фольклор коллективларының аерым солистлары катнашты.
-
Сөт җитештерү кимегән
Яңа елның ике атнасы узып бара. Савучыларыбыз елны ничек башладылар? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның шушы көненә караганда сөт җитештерүнең кимүе борчый. Район күләмендә 1923 килограммга азрак савыла сөт. «Биклән», Тукай азык-төлек корпорациясе, Сәйдәшев исемендәге, «Ирек» хуҗалыклары сөт җитештерүне шактый арттыруга ирешсәләр дә, «Камский», «Вилданов»,...
-
Авыллар төрле, проблемалар бер
- Кайвакыт без, җитәкчеләр, районда булган проблемаларның барысын да күреп, белеп бетерергә өлгермибездер дә. Ләкин аларның шактые безгә билгеле. Әйтик, юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне алыштыру, ремонт эшләре ише проблемалар. Аларның һәммәсе дә - хәл ителә торган мәсьәләләр. Әлеге юнәлештә эш алып барганда авыл халкының район җитәкчелеге белән аңлашып, бергә эшләве, үзләре...
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
18 гыйнварда, шимбә көнне, 10.00нан 11.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 104нче бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәҺәре, М.Җәлил проспекты, 46нчы йорт) ТР Дәүләт Советы депутаты Р. Миннегалиевның ярдәмчесе - Э. Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.