14 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Хокукларны яклауда ярдәм итәләр
Товар сатып алганда яки хезмәт күрсәтүдә нинди дә булса бәхәсләр чыккан очракта, район кулланучылары үз хокукларын яклауда ярдәм сорап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә алалар. Кайнар линия телефоны: (8552) 71-43-03, электрон почта: chelny@tatzpp.ru. Инспекция Яр Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2А йорты (10/34А) адресы буенча урнашкан.
-
Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачылды
Кичә Чаллыда җәмәгать судьялары өчен яңа бина ачу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдиновка яңа бинаның символик ачкычын тапшырды. Җәмәгать судьяларының яңа эш урынын караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов аннан канәгать калуын белдерде. Аннары Президент шәһәрнең алты җәмәгать судьясына дәүләт бүләкләре тапшырды....
-
Ул – авылга, авыл аңа рәхмәтле
9 ноябрьдә Борды авылы мәдәният йортында, бу авылда күп еллар балаларны җыр сәнгате серләренә өйрәткән, Рәфыйк Сабирҗан улы Дәминовның юбилеена багышланган иҗат кичәсе булып узды. Бу чараны үткәрү өчен район мәдәният бүлеге һәм Борды авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре зур көч куйдылар. 35 елдан артык авыл җирлегендә армый-талмый эшләгән, Татарстанның атказанган...