14 март 2014 яңалыклары
-
Редакция каршындагы әдәби түгәрәкнең чираттагы утырышы узды
Гадәт буенча, түгәрәккә килүчеләр - Инзилә Садыйкова, Мәдинә Мокеева, Мәрвә Әмирова үзләренең шигырьләре белән таныштырдылар. Мәләкәс мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Умнова үзенең укучыларын алып килгән иде. Ангелина Липатова, Аркадий Умнов кыюсыз гына үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Кулларына каләм алганнар икән, кыюлык та килер, осталыклары да чарланыр. Нәкъ...
-
Казанда татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә
Бөтенроссия татар конгрессы Башкарма комитетының эш планы нигезендә бүген Казан шәһәрендә III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Безнең районнан әлеге чарада район фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов та катнаша. 16 март көнне тәмамланачак әлеге җыенда Россиянең төрле почмагыннан җыелган эшмәкәрләр Казан шәһәрендә урнашкан, күрү сәләтеннән мәхрүмнәр өчен эшләүче...
-
«Ладушка» апалары янәдән сәхнәне гөрләтте
Күптән түгел Бәтке авылының олысы-кечесе, шәһәрдә яшәүче балалар, оныклар православие динен тотучыларның Масленица, ягъни «коймак бәйрәме»нә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән чарага җыелды. Бәйрәм концертын бәткелеләргә яраткан үзешчән артистлары - «Ладушка» фольклор коллективы бүләк итте.
-
Янгынның сәбәбе – электр чыбыгының төзек булмавында
Шушы көннәрдә Кнәз авыл җирлегендә чыккан янгын очрагы теркәлде. Сәбәбе - электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу. Шәхси йортта яшәүче гаиләнең мунчасында һәм терлек сараенда изоляциясе зарарланган электр чыбыгында кыска ялганыш килеп чыгып, янгын башлана. Нәтиҗәдә, иминиятләштерелмәгән мунча һәм сарай корылмалары тулысынча янып бетә. Бәхеткә, үлем-китемнәр юк.