13 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Сәет халкы сайлауларда актив катнашты(фото)
Республика күләмендә барган мөһим вакыйгадан Сәет авылы халкы да читтә калмады. Сайлауларга иң беренчеләрдән булып Сабирҗанов Рамил килде. Ул: "Басуга тыныч күңел белән чыгып китәр әчен беренчеләрдән булып килергә тырыштым. Урак өсте, бик кызу эш булса да, киләчәкне сайлау да минем әчен мөһим, шуңа сайлауга ашыктым", - дип җавап бирде....
-
Тукайлыларның 75 проценты тавыш бирде
Тукай районының Территориаль сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, 17 сәгатькә районда сайлаучыларның гомуми саныннан 75% тавыш бирде. Участокларга халык килүен дәвам итә. Бүген районда тыныч һәм бәйрәмчә рух хөкем сөрә, - ди Тукай районының җирле сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева. - Тукайлылар көр кәеф белән сайлау участокларына килә. Халыкның активлыгы югары....
-
Шифалы чәй
Тәннең авыруларга каршы тору сәләтен ныгыту өчен витаминлы чәйләр һәм эчемлекләр әзерләгез.
-
Новотроицкоелылар өчен бүген тавыш бирү көне генә түгел, авылдашлар белән очрашу көне дә
Новотроицкое авыл җирлеге халкы ике участокта - үзәк авылда һәм Күперледә сайлый. Әлеге ике участоктан барысы 1497 кеше тавыш бирергә тиеш. Аларның 1241е Новотроицкоедан. Без барганда - иртәнге сәгать 9.30га аларның 170е килгән иде инде. Хәзерге минутка комиссия рәисе Әдип Низамов 700гә якын кешенеу тавыш бирүен хәбәр итте. Ике участокка...
-
Чакырып калабыз
20 сентябрьдә «Энергетик» мәдәният сараеның Ял клубы үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Клубка килүчеләрне кызыклы очрашулар көтә, аның ишекләре 20 сентябрь 14 сәгатьтә ачыла. Ә 26 сентябрьдә 16 сәгатьтә мәдәният сарае үзенең 42нче иҗат сезонын ача. Керү ирекле. 6+ фото yanalyk16.ru сайтыннан
-
Райондашларыбызның табигатьне яратулары күркәм гамәлләреннән күренә
Туган җирнең матурлыгы аның табигатенә карап та бәяләнә. Экологик хәлне тагын да яхшырту, туган төбәгебезне яшеллеккә күмү, гөлбакчага әйләндерү мәсьәләсенә республикада, шул исәптән районда аерым игътибар бирелә. Моның шулай булуы аңлашыла да: сулар һавабызның, яшәгән җиребезнең чиста булуы безнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Шул максаттан авыл җирлекләрендә, Парклар һәм скверлар...
-
Көн уртасына сайлау участокларында сайлау процессы актив, күңелле бара
Сайлау көненең кояшлы, җылы булуы сайлаучыларга да йогынты ясамый калмаган, шәт. Иртәннән үк актив булган район халкы төш вакыты җиткәндә дә үз авылларында урнашкан сайлау участокларына агыла торды. Иртәнге сәгать уннар тулганда Борды авылының мәдәният йортында урнашкан 2633 санлы сайлау участогына исемлек буенча килергә тиешле 527 кешенең 167 тавыш биргән...
-
Күзкәйдә сайлаулар гөрли
Күзкәй авыл җирлегенең 2645нче номерлы сайлау участогы иртәнге сәгать 7.00дә үз эшен башлап җибәрде. Биредәге сайлау комиссиясе рәисе Гөлнур Шәйхуллина иң беренче булып сайлауга килгән тукайлыларны тәбрикләп үтте. Аларның иртәнге сәгатьләрдән үк активлык күрсәтүләренә рәхмәтен белдерде: "Гражданлык хокукларыгызны үтәп, сайлауларга килүегез өчен рәхмәт сезгә. Бүген без сезнең белән Татарстан Республикасы...
-
Сайлауга илебезнең тыныч булуын теләп килдек, диләр теләнчетамаклылар
Теләнче Тамак авылы урта мәктәбендә урнашкан 2664нче сайлау участогына иртәнге сәгать тугызынчы яртыга 120дән артык кеше килгән иде инде. Мәктәп капкасыннан кергәндә үк үзгә бер җанлылык хөкем сөрә иде. Сайлау комиссиясе рәисе Дәйсирә Харисованың әйтүенчә, сайлаучылар участок ачылганчы, сәгать җидегә кадәр үк килә башлаганнар. Беренче булып пенсионер, больницада шәфкать туташы...
-
Беслан фаҗигасе уяу булырга чакыра
Районда бу темага багышланган күптөрле чаралар үтте Халыкара террорчылыкка каршы теләктәшлек итү көнендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән «Террорчылыкның киләчәге юк» дип аталган әңгәмә үткәрделәр.
-
Теләнче Тамак тернәкләндерү мәктәбе 500 мең сумлык сертификатка ия булды
Күптән түгел «2015-2016 уку елына махсус тернәкләндерү учреждениеләренең, балалар йортларының иң яхшы әзерлеге» республика смотр-конкурсы нәтиҗәләре буенча Теләнче Тамак авылы тернәкләндерү мәктәбе җиңүче дипломы һәм 500 мең сум күләмендәге сертификат белән бүләкләнде.
-
Тукай районында сайлаулар башланды - Сәмәкәйдә халык мәдәният йортына килә
Бүген, 13 сентябрь көнне, Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау көне.Тукай районында барлыгы 43 сайлау участогы сайлаучыларга үз ишекләрен иртәнге 7.00 сәгатьтә үк ачты һәм алар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. 2659 нчы номерлы Сәмәкәй мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында иң беренче булып Тәэминә Мәрданова тавыш...