13 февраль 2014 яңалыклары
-
Кибет тә кирәк, клуб та эшләсен
Редакциягә Таулы Дөреш авылыннан Сәлимулла абый Бакиров шалтыратты. «Күптән түгел авылдагы район кулланучылар җәмгыяте кибете бинасын реконструкцияләп фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб ачтылар. Моның өчен авыл халкы бик рәхмәтле. Тик менә клуб дигәне бик сирәк ачыла. Аннары, авылда һәрдаим эшләп торучы бер кибет юк. Дөрес, Иске Дөрештән шәхси эшмәкәр Рәмзия Шәехова...
-
Хәтер көнендә Иске Абдул авылында сугышчы-интернационалистлар истәлегенә һәйкәл ачыла
Районның оештыру комитеты, хәрби хәрәкәт ветераннарының район иҗтимагый оешмасы 14 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлегенә һәйкәл ачылу тантанасы узуы турында хәбәр итә. Районның барлык сугышчы-интернационалистларын, һәлак булган солдатларның аналарын тантанада катнашырга чакырабыз. Чарада...
-
Февраль ае хәрби-патриотик чараларга бай булачак
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесе үткәреләсе чаралар планын үз эченә алган карар кабул итте. Әлеге дата кысаларында районда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнарны искә алып, аларның каберләрендә булу, чәчәкләр кую, китапханәләрдә, музейларда, хәрби дан залларында геройларның батырлыгын чагылдырган стендлар ясау күздә тотыла....