12 декабрь 2013 яңалыклары
-
Хакимият вәкилен мыскылласаң...
Агымдагы елның 26 июлендә район суды «Татарстан» совхозы поселогында участок вәкаләтлесен әшәке сүзләр белән мыскыллаганы өчен 26 яшьлек ир-атка карата бер ел сынау срогы белән бер елга шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгарды. Хакимият вәкилен кимсеткән өчен 21ноябрьдә суд 30 яшьлек ир-атны да җавапка тартты. Суд утырышында...
-
Тимер юл аша узганда кагыйдә үтәмәүчеләрне барлыйлар
Тимер юл кисешләрендә аварияләрне киметү максатыннан республика ЮХИДИ идарәсе «Россия тимер юллары» җәмгыяте белән берлектә кисәтү чаралары үткәрә. Акция кысаларында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тимер юл кисешләренә чыгачак, кагыйдә бозучы машина йөртүчеләргә карата Административ хокук бозулар турындагы РФ Кодексының 12.10 маддәсе буенча беркетмәләр төзеләчәк.
-
Штрафны вакытында түләмәүчеләрне ачыклыйлар
Юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен билгеләнгән штрафларны вакытында түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан Районның ЮХИДИ инспекторлары һәм участок вәкаләтлеләре атна саен юлларга рейдка чыгалар.
-
Юл билгесенә зыян салучыга – 300 мең сумга кадәр штраф
Соңгы вакытта район территориясендәге юлларда юл билгеләрен урыныннан куптарып алу, я булмаса бозып китү яки башка төрле зыян салу очраклары күзәтелә башлады, дип белдерә район буенча ЮХИДИ башлыгы Шамил Ганиев.