12 ноябрь 2012 яңалыклары
-
Полиция һәрчак иминлек сагында
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәр елны 10 ноябрьдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Әлеге дата озак еллар "Милиция көне" исеме астында бәйрәм ителде, ә 2011 елның мартыннан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне дип үзгәртелде. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан тармак хезмәткәрләре эшчәнлекләренә нәтиҗә ясый, бүгенге күрсәткечләрне узган еллар белән чагыштыра. Район хокук...
-
Бакча йортлары яна
Узган якшәмбедә, 4 ноябрь көнне "Возрождение" бакчачылык ширкәтендә янгын чыкты. Ике янгын командасы берьюлы килеп җитүгә карамастан, бакча йортын саклап калып булмады, агач бина күз ачып йомганчы янып көлгә әйләнде. Бәхеткә каршы, беркем дә зыян күрмәде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазының техник яктан төзексез булуы. Җылыту сезонына кергән чакта җылылык...
-
Берьюлы ике тамаша
5 ноябрь көнне Борды авылы мәдәният йортында Чиләбе циркы балаларга тамаша куйды. Һәр чыгышны балалар бик яратып кабул иттеләр. Ә кичен Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары сәхнәгә куйган Әсфир Ягудинның "Китмәскә килгән кошым" комедиясен карарга мәдәният йортына өлкәннәр җыелды. Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан бу...
-
Авыл үстергән белән шәһәр сыйлы
Районыбызның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре 15 сентябрьдән 27 октябрьгә кадәр Чаллының Сарман трактында һәм Ш. Усманов урамында оештырылган ярминкәләрдә катнаштылар. Әлеге чорда шәһәр халкына 13390 мең сумлык продукция сатылды. Шул исәптән, 1665 мең сумлык (185 тонна) бәрәңге, 262 мең сумлык (43 тонна) яшелчә, 4560 мең сумлык (19 тонна) сыер ите,...