11 июнь 2014 яңалыклары
-
Урманнарга керү чикләнә, учаклар ягу тыела
Чиктән тыш коры һава шартлары нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы белән республикада гадәттән тыш режим игълан ителде. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, урманнарга керү чикләнә, учаклар ягу тыела. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгына янгыннарны булдырмау максатыннан, урманнарда тәүлек буе кизү тору, Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә патрульләр оештыру, Гражданнар...
-
Никошновкада дүрт сарай янды
10 июньдә Кнәз авылында бер йортның мунча түбәсе янды. Хуҗалар яңа мунчаның төтен суыргычын дөрес төземәгән булганнар. Ут шул сәбәпле чыккан дип фаразлана. Кичә исә Никошновкада янгын чыгып дүрт сарай янып бетте. Бу фаҗиганең әлегә сәбәпләре билгеле түгел, дип хәбәр итәләр күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлегеннән.
-
Сабан туе иген үстерүчегә дан җырлады
Халык үзе катнашканда гына бәйрәмнең тәмен тоя, ул аның өчен чын мәгънәсендә күңелле була. Быелгы Сабан туен әнә шулай башка еллардан аермалырак итеп - районның үз үзешчәннәре көче белән үткәреп чыгарга булганнар мәдәният хезмәткәрләре. Чыннан да, читтән чакырылган кайбер артистларны исәпләмәгәндә, милли бәйрәмебездә, нигездә, тукайлылар чыгыш ясады. Сәхнәләштерелгән күренешләрне, концерт...