10 октябрь 2012 яңалыклары
-
Депутат ярдәмчесе кабул итә
13 октябрьдә, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Гомәр кызы Когогинаның ярдәмчесе Татьяна Михайловна Гавадзина сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
Калмашта алты сарай янды
Узган шимбә көнне Калмаш авылында алты сарай янды. Электр чыбыкларыннан чыккан ут, коры печәнгә кабып, рәттән тезелеп киткән мал абзарларын ялмап алды. Бәхеткә, торак йортларга зыян килмәде, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илнар Мифтахов.
-
Көзге бал
Кнәз мәдәният йортында матур, истәлекле вакыйга - көзге бал булып узды. Яшьләр бик теләп төрле кызыклы бәйге, викторина һәм аукционнарда катнаштылар, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәмнең иң зур бүләге - татлы карбызны В. Мамаев отты, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
-
Ветераннар фатир ала
Яр Чаллы шәһәрендә Мәләкәс аръягында социаль ипотека программасы буенча яңа йортлар куллануга тапшырыла башлады. Чиратта торучы 17 ветеран әлеге яңа комплекстан фатир алырга теләк белдергән. Бүгенге көндә шуларның 4се идарә итү компанияләре белән коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзегән. Әлеге программа буенча торак алуга бу 17 ветераннан тыш, тагын 10 кеше...
-
Авыл хезмәтчәннәрен зурлыйлар
Кичә башкалабыз Казанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аграр тармак хезмәтчәннәренә җылы рәхмәтләрен җиткерде, бүләкләде. Районнан әлеге чарада муниципаль район башлыгы В. Хаҗиев җитәкчелегендәге 10 кешелек делегация катнашты. Безнең районда уңыш бәйрәме 12 октябрьдә шәһәрнең "Энергетик" мәдәният сараенда үткәреләчәк....
-
Алучыга очсыз кирәк, мал үстерүченең кыйммәткәрәк сатасы килә
Көзге ярминкәләр бара. Аларда шәһәр халкы да, авыл җитештерүчеләре дә бик теләп катнаша. Чөнки биредә авыл кешесенә арадашчыларсыз сәүдә итү мөмкинлеге туа, ә сатып алучыга очсызлы продукция тәкъдим ителә. Очсызлы дигәнем бәхәс тудырырга мөмкин. Анысы бер дә гаҗәп түгел: алучының түбәнрәк бәядән аласы, мал үстерүченең кыйммәткәрәк сатасы килә - базар...
-
Укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр
Соңгы вакытта Һөнәри бәйрәмнәрне хакимияттә зурлап билгеләп үтү матур гадәткә керде. Күптән түгел районның мәдәният хезмәткәрләре, социаль тармакта эшләүчеләре өчен шундый чара үткәрелсә, бу юлы хакимият бинасының зур залына мәгариф хезмәткәрләре җыелды.