10 апрель 2020 яңалыклары
-
Автобуслар кабат йөри башлады
Коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау максатыннан, 1 апрельдән авылларга йөрүче маршрут автобуслары туктатылган иде. Бу зур кыенлыклар китереп чыгарды. Район халкының күпсанлы мөрәҗәгате буенча, 6 апрельдән рейслар кире кайтарылды. Әмма графикта сизелерлек үзгәрешләр бар.
-
Волонтерлар һәр авылда эшли
Тукай районында 71-91-42 «кайнар элемтә» линиясе эшли. 23 марттан 8 апрельгә кадәр әлеге телефон номеры аша ярдәм сорап 38 кеше мөрәҗәгать иткән.
-
Кыр эшләре кызганнан-кыза
Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, эпидемия чоры дип тормый, илнең азык-төлек иминлеге өчен көрәш алып бара. Чөнки язның бер көнен дә бушка уздырырга ярамый. Бүген басулар техника авазыннан гөрләп тора, язгы кыр эшләре кызганнан-кыза. Хуҗалыкларда көзге культураларны ашлау, шулай ук күпьеллык үләннәрне ашлау, аларны тырмалау эше тулысынча төгәлләнде. Хәзер аграрийлар бар көчләрен көздән чәчелгән культураларны тырмалауга һәм чәчү өчен туфрак әзерләүгә юнәлтте.
-
Безнең тәрбиячеләр – беренче
ТАССРның 100 еллыгы кысаларында республика күләмендә «Куркынычсыз юл» дип аталган конкурс үтте. Чара балаларның юл һәлакәтләрендә имгәнүләр алуларын кисәтү максатыннан уздырылды.
-
Режим үтәлеше контрольдә
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча штабта район үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов эпидемиологик хәл турында хәбәр итте.
-
Министр урынбасары килде
Тукай районына эш визиты белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов килде.