9 июнь 2022 яңалыклары
-
Боерган авылы Сабан туена рәхим итегез
Бәйрәм 11 нче июнь көнне сәгать 10 да башлана.
-
Тукай районы Калмия авылы Сабан туенда Ринас Әхмәтовны көтәләр
Бәйрәм чарасы 11 нче июнь көнне сәгать 10 да башлана.
-
“Тынлык сәгате” кертергә җыеналар
Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты республика законына төзәтмәләр әзерли. Төзәтмәләр көндезге бердән өчкә кадәр күздә тота. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр шушы вакыт аралыгында шауламаска, шакылдамаска, ремонт ясамаска тиеш булачак, дигән сүз. “Законлылык һәм хокук тәртибе комитетына, республикада яшәүчеләрнең күп санлы үтенечләрен исәпкә алып һәм башка төбәкләрнең уңай тәҗрибәсеннән чыгып, “Төнге сәгатьләрдә кешеләрнең тынычлыгын һәм тынлыкны саклау турында” республика законына, шулай ук Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына тиешле үзгәрешләр әзерләү максатка ярашлы булачак”, – диелә комитет бәяләмәсендә.
-
Никахсыз балалар тууы арта
укай районында никахсыз ягъни рәсми теркәлми генә бергә яшәүчеләрдән туган балалар саны артуы борчуга сала. Сабыйларның якынча 40% тулы булмаган, әтиләрсез гаиләләрдә туа. Гомумән алганда, никахтан тыш туучы балалар республикада - якынча 16%ны тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Гражданлык актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина игълан итте.
-
Һава торышы әлегә сөендерми
Июнь аенда Татарстанда уртача айлык һава температурасы климат нормасыннан ярты градуска югарырак булыр, дип фаразлана. 1 июньнән 10 июньгә кадәр, нормадан ярты градус түбәнрәк булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология үзәге . Июнь ае өчен климат нормасы 17,8 градус.
-
Сабантуйга рәхим итегез!
Хөрмәтле тукайлылар, районыбыз кунаклары сезне 12 июньдә, Кызыл Байрак авылы янындагы Сабантуй мәйданында татар халкының милли бәйрәме – Тукай муниципаль районының төп Сабантуена чакырабыз.
-
Түбән Суыксу авыл җирлегенең Сабан туена көтәбез!
Бәйрәмнең махсус кунагы - Фәрид Мөхтәров.
-
Мәләкәс авылы Сабан туена Айдар Галимов килүе көтелә!
11 нче июнь көнне Мәләкәс авылы Сабантуена татар эстрадасы артистлары килүе көтелә.
-
Белоуста мунча янган
Тукай районының Белоус авылында бер хуҗалыктагы мунчада янгын чыгып корылма тулысынча янып бетә. Янгында 68 яшьлек ир-ат зыян күрә, аның тубыктан түбән аяклары беренче яки икенче дәрәҗә пешү ала. Ул хастаханәгә ятудан баш тарта.
-
Үзебезнең биатлон базасы булачак
Тукай районында популяр булган спорт төре-биатлонны үстерергә мөмкинлек бар – аның базасын булдырырга, чаңгы трассасын һәм ату урыннарын ясарга уңайлы шартлар җитәрлек. Әлеге идеяне хуплавын өмет итеп, Татарстан Республикасы Биатлон федерациясе президенты Илдар Ногманов Тукай районы башлыгы Фаил Камаев белән очрашты.