8 май 2015 яңалыклары
-
Район предприятиеләре эшчәнлегеннән Рөстәм Миңнеханов канәгать калды
Атна дәвамында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов язгы кыр эшләренең барышын шәхсән үзе күзәтеп тору максатыннан республиканың тугыз районында эшлекле сәфәрдә булды.
-
Яр Чаллыда Җиңү көне уңаеннан чаралар программасы
Быел Җиңү көнен билгеләп үтү 9.20 дә Муса Җәлил скверында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасыннан башлана. Тантаналы парад 10.00 нан 10.45 кадәр "Ватан ана" мемориалы каршында үтәчәк. 10.30 "Төзүчеләр" стадионы каршындагы мәйданда , гадәттәгечә, "Солдат боткасы"н тәкъдим итү башлана. "Ул бөек еллар каршында баш иик!" дип аталаган театральләштерелгән тамаша...
-
Район кырларында сабан һәм азык культураларын чәчү белән бергә бәрәңге утырта башладылар
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 7 майга район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру тәмамланган диярлек. Тырмалау эшләре 90 процентка башкарылган. Күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмам, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау 90 процентка эшләнгән. - Чәчүгә килгәндә, бүгенге көндә районда 20 процент сабан культуралары, кукуруздан кала шуның кадәр үк...
-
Мусабай-Завод авылы янында 24 яшьлек эшчене ток сугып үтергән
Фаҗига кичә, 6 май көнне, Тукай районы Мусабай Завод авылыннан 3 чакрым ераклыктагы басуда була. Электромонтажчы булып эшләүче 24 яшьлек егетне ток электр тапшыру линиясе баганасында эш башкарганда суга. Линия токтан аерылган була. Беренчел фаразлар буенча, берничә чакрым ераклыкта токтан аерылган ут чыбыклары эшли торган линия белән кисешкән булырга мөмкин....