Татарстан Цифрлы министрлыгы сим-карталар белән алдауның яңа схемасы турында кисәтә
Телефон мошенниклары кулланучыларны алдау өчен яңа схема куллана башладылар. Моның өчен алар үзләрен әлеге кешенең мобиль операторы вәкиле дип таныштыра, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.