7 апрель 2023 яңалыклары
-
Йөрәк җылысын кушып, яки чүлмәкчедән күрмәкче
Суровка авылында гомер итүче Альмира Маркелова мөләемлеге, тынаклыгы, юмор хисе белән әңгәмәдәшен әсир итә торган кеше. Моңа өстәп, алтын куллы оста да булып чыкты әле үзе.
-
Алар – район горурлыгы!
Казан федераль университетының «IT-лицей» базасында белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы яшь педагоглар арасында һөнәри осталык буенча үткәрелә торган «Педагогик олимпиада» дип исемләнгән регионара конкурсының III туры үткәрелде.
-
Теләнче-Тамак авыл клубында укучылар белән «Бәхет. Минем киләчәгем»дип аталган әңгәмә үтте
Балалар » Бәхетле булу » турында фикер йөрттеләр. Һәрвакыт яшь кешенең күңелендә килеп туа торган сорауларга үзләре үк җавап эзләделәр. Ә иң мөһиме, балалар «Безнең киләчәгебез бүген кылган игелекле эшләребездән тора» дигән принцип буенча яшәргә кирәклеген аңладылар.
-
Теләнче-Тамак урта мәктәбендә укучылар белән «Әхлак турында сөйләшик», дигән темага әңгәмә уздырылды
Таулык авыл клубы мөдире Ф. Вильданова укучыларга «Әхлакның алтын кагыйдәләре» хакында аңлатты, «әдәплелек», «әхлаклылык», «этика» төшенчәләре турында җентекләп сөйләде, кызыксындырган сорауларга җавап бирде.