6 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Яңа уку елына «СалаваТік»лар җыр әзерләде
Шатлыклы, шул ук вакытта рәхәт мәшәкатьле айны «СалаваTik»лар яңа җыр белән җырлап үткәрергә киңәш итә.
-
Тукай районында урып-җыю эшләре тәмамлану алдында
Тукай районында урып-җыю эшләре 37 мең гектар мәйданда башкарылган. Бу башкарасы эшләрнең 88% дигән сүз. Уңдырышлыгы гектарыннан 41,2 центнерны тәшкил итә. Эшләр тәмамлану алдында, дип белдерде Тукай районы хакимиятендә узган дүшәмбе киңәшмәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Хәбетдинов.
-
Районда күпме сөт савыла?
Бүгенге көнгә районда тулаем тәүлеклек савым 97,4 тоннаны тәшкил итә. Бу – бер сыерга уртача 18,4 килограмм дигән сүз.
-
Җиңү диктантын яздылар
Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Әлеге чарага Тукай районы халкы да актив кушылды. Барлыгы 250 дән артык тукайлы бу көнне диктант язды.
-
Газетабызга язылу башланды!
“Якты юл”(Светлый путь) газетасына 2023 елның беренче яртыеллыгына язылу башланды.
-
Быел бәрәңге уңышы ничек?
Бәрәңгене икенче икмәк, диләр. Татар халкынының бик күп милли ашлары нигезен шушы яшелчә тәшкил итә. Быел бәрәңге уңышы ничегрәк булды икән? Без шул хакта халыктан сораштырдык.
-
Ярминкәгә чакырабыз!
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының 01.09.2022 ел, № 278/2-пр боерыгы нигезендә, 2022 елның 10 сентябрендә Яр Чаллы шәһәре, Тукай яр буе урамы, 16 йорт адресы буенча «Строитель» стадионы каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек ихтыяҗ булган азык-төлек товарларын сату ярминкәләре башлана.
-
Күркәм уңышларыбыз бар
«Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында «Бакчачы көне-2022», «Бакча-2022»бакчачылык хуҗалыгы күргәзмә – фестивале узды.