6 июль 2012 яңалыклары
-
Имтиханны тапшыруыңа ышансаң – унынчыга бар
Ниһаять, чыгарылыш сыйныф укучыларын уку елының буеннан-буена куркытып торган бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Бу авыр йөкне иңнәреннән төшереп, егет-кызлар мөстәкыйль тормыш юлына беренче адымнарын атладылар. Күптән түгел мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре дә үтте. Ул көнне егет-кызларга аттестатлар бирелде. Ә бу көннәрдә яшьләр БДИ тапшырганлыклары турында таныклыклар алдылар. Июнь ахырында уку...
-
Технологларның республика ярышлары
13 июльдә Биектау районы "Элита" нәсел берләшмәсендә мөгезле эре терлекләр көтүен яңарту технологларының республика бәйгесе үткәрелә. Анда С.Сәйдәшев исемендәге хуҗалыктан районыбыз чемпионы, узган ел 100 сыердан 98 бозау алган технолог Лилия Солтанова катнашачак. 17 июльдә дуңгызлар көтүен яңарту технологларының Бөгелмә җитештерү нәсел берләшмәсендә республика конкурсы уза. Безнең районнан анда "Кама-Бекон"...
-
Йортлар төзекләндерелә
Бүген районда күпфатирлы 14 йортта капиталь ремонт бара. Район төзелеш, архитектура һәм яшәешне тәэмин итү бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, эшләрнең күпчелек өлеше башкарылган инде. Новотроицкоеда, Комсомолецта, Шилнәбашта, Круглое Поледа, Нефтебаза поселогында, Кече Шилнәдә, Теләнче Тамакта, Иштирәктә - берешәр, "Татарстан" совхозы поселогында, Бәткедә, Яңа поселогында икешәр йорт төзекләндерелә. Объектларда "Автостройинком", "Диалог", "Гарант-Плюс"...
-
Боерган – Таулар арасына асфальт салалар
Бу көннәрдә "Татавтодор" җәмгыяте хезмәткәрләре Боерган - Таулар арасындагы 2 километр 700 метр юлга асфальт түши. Кече авылга хәзер җәен дә, кышын да машинада җилдертеп барып җитеп булачак. Яңа поселогы белән М-7 трассасын тоташтыручы Сарайлы яныннан үтә торган юлны да ясап бетереп киләләр. Явымлы көннәрдә дә "Татарстан" совхозы поселогы яныннан...
-
Коммуналь тармакта кызу эш өсте
Районда күп авыллар күз алдында үсә, зурая. Шәһәргә якын торак пунктларда йорт салучылар, җир алучылар шактый. Әле кайчан гына юлы да булмаган кечкенә генә Кырныш авылы перспективасызлар рәтендә иде, ә хәзер монда 600 йорт хуҗалыгы өчен җир бүленгән. Участок алырга теләүчеләр кимеми.