6 июнь 2022 яңалыклары
-
Сөлге җыю–күркәм йола
Яңа Бүләк авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуена сөлге җыю мизгелләре.
-
Үтәкенебезне онытмыйк
Һәр авылның үз көе, үз җае. Без дә башка төбәк-авыллардан артта калмаска тырышып яшибез. Төп шушы авылда туып-үскәннәр, сөйләштек тә кичен җыелып алдык. Бу юлы музейлар көненә багышлап чара оештырдык әле. Муллануров Зөлфәт абый белән Әһлиуллина Зәйнәп апа беренчеләрдән башлап безнең булачак музеебызга дип экспонатлар әзерләп бирделәр. Бүген аларны авыл халкына тәкъдим иттек. Бүгенге заман укучы балалар быргы, барабаннарны күреп шаккатып карадылар. Кул тегермненә бодай салып әйләндереп карау олыларга да кызыклы булды. Авылдашлар үзләрендә сакланган борынгы эш кораллары, өй җиһазлары һ.б. ларны алып килгәннәр иде. Шулар арасында Зәйнәп апаның силәле бишеге, җәмкие, сагыз агызу бүрәнкәсе (воронка), Рәмзиянең каз оясы, Әлфиянең кул тегермне барыбызны да үзенә җәлеп итте. Безнең авыл халкы, борын заманнардан ук бик тырыш, бик күп төрле шөгыльләр белгәннәр.
-
«Балкыш» җәйге сменасын ачты
4 июнь көнне «Балкыш» лагере тантаналы рәвештә җәйге сменаны ачып җибәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров катнашты. Алар лагерь әләмен күтәреп, «Балкыш»ның беренче ял сменасын ачык дип игълан иттеләр. Тантана балалар белән әзерләнгән концерт номерлары белән дә үрелеп барды.
-
Хезмәттәшлек турында килешү
Татарстанда Пенсия фонды һәм Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил беренче тапкыр үзара хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец социаль тәэминат өлкәсендә һәм мәгълүмати-аңлату сәясәте өлкәсендә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.
-
Тукай районында татар халкының “Сабантуе-2022” милли бәйрәмнәре графигы
Тукай муниципаль районы авылларында үтәчәк, татар халкының “Сабантуе-2022” милли бәйрәмнәре графигы
-
Иштирәктә бүләк җыялар
Халкыбыз матур, милли традицияләрен саклап килә. Сабантуе алдыннан авылларда бәйрәмгә бүләк җыю йоласы үзе бер күңелле чара. Тукай районы Иштирәк авылында да өйдән-өйгә йөреп Сабантуена бүләкләр җыйдылар.
-
Инспекторлар рейдка чыга
14 июнь көнне Тукай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Әҗмәкәй авылында балаларны махсус утыртып алып бару җайланмаларын кулланмаган машина йөртүчеләрне ачыклау буенча профилактик чара үтәчәген белдерә.