6 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Комсомолец мәктәбендә Яңа ел турниры
Комсомолец мәктәбендә татар-башкорт көрәше буенча Кыш бабай призына Яңа ел турниры үтте. Чарада 2-10 сыйныфлардан 30 бала катнашты. Турнирны тренер Тәнзил Хәмәдиев оештырды һәм үткәрде. "Челны-Мясо" җәмгыяте иганәчелек ярдәме күрсәтте. Барлык катнашучыларга торт, колбаса кебек күчтәнәчләр, бүләкләр бирелде, дип хәбәр итә районның рәсми сайты.
-
Ана капиталы акчаларын районның яшь гаиләләре нигездә торак шартларын яхшыртуга тотканнар
Россиядә ана капиталы программасының гамәлдә булу вакыты 2016 елдан соң да дәвам итәчәк. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый. Ана капиталының күләме узган елгы 408960,5 сум урынына 2014 елдан 429408,5 сумны тәшкил...