5 октябрь 2013 яңалыклары
-
Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә ачык ишекләр көне
Республикада дзюдо буенча ачык ишекләр көне кысаларында Кече Шилнә урта мәктәбендә ачык дәрес узды. Чарада барлыгы 78 кеше катнашты. Алар арасында - Кече Шилнә мәктәбе укучылары, аларның ата-аналары һәм "Колосок" балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар. Укучыларның IX Спартакиадасы җиңүчеләрен әзерләгән тренер Н. Таһировка район спорты үсешенә керткән өлеше өчен район Башкарма...
-
Казаннан – җиңү белән
Казан шәһәрендә каратэ буенча Татарстан Республикасының Ачык беренчелеге үтте. Әлеге ярышларда безнең район данын Александра Кустовская белән Ярослав Чекушков якладылар. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Александра 10-11 яшьлек кызлар арасында - I урынга, ә Ярослав 8-9 яшьлек малайлар арасында каратэның кумитэ төреннән III урынга лаек булдылар. Спортчы райондашларыбызның тренеры - Владимир Заикин.
-
Тернәкләндерү мәктәбендә эшләү бар кешенең дә кулыннан килми
Укытучылар көне алдыннан без Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбендә булып, коллектив белән бераз аралашып кайттык. Узган уку елы биредә эшләүче хезмәткәрләр өчен күңелле мәшәкатьләре белән истә калды. Мәктәпләрне капиталь төзекләндерү буенча республика программасы кысаларында интернатның төп ике корпусы тулысынча яңартылды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү өстенә, педагоглар эш сәгате чыкты дип...