5 сентябрь 2012 яңалыклары
-
Һәркемнең елмаеп яшәвен телибез
Республика көнендә Шилнәбаш авылы халкы бәйрәм итәргә мәдәният йорты фойесына җыелды.
-
Иминият кертемнәре түләүне соңга калдырмау зарур
Район Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, үзләре һәм хуҗалыкта эшләүчеләр өчен иминият кертемнәре түләүче крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, шәхси практика белән шөгыльләнүче нотариуслар, адвокатлар Россия Федерациясе Пенсия фондына һәм мәҗбүри медицина иминияте фондларына кертемнәрне иминият елының бәясеннән чыгып билгеләнгән күләмдә түлиләр. Шулай итеп, иминият кертемнәрен түләүче 2012 елда...
-
Программаның вакыты чикле
Татарстан Республикасында яшәүче 266,6 мең кеше 2012 елның 1 августына пенсияне дәүләт исәбеннән өстәмә финанслау Программасына керделәр. 2009 елның 1 гыйнварыннан 2012 елның 1 августына кадәрге чорда 398,2 млн сум өстәмә иминият кертемнәре түләнде.
-
Шилнәбашта – Спас бәйрәме
Шилнәбаш авылының "Ветеран" клубына йөрүчеләр Спас бәйрәмен китапханәдә билгеләп үтте. Төрле нигъмәтләр белән тулы чәй өстәле артында клуб әгъзалары бәйрәмнәрнең тарихы хакында сөйләштеләр, Спас турында шигырьләр укыдылар. Шунда ук яңа китаплар белән таныштылар, хатын-кызлар төрле ризыклар әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Сизелми дә үткән өч сәгать вакыт очрашуга килгән һәр кешенең...
-
Велосипедчылар узышты
30 августта, Республика көне кысаларында, район күләмендә беренче мәртәбә веломарафон узды. Велосипедчылар ул көнне Яңа поселогы-Калмаш-Күзкәй маршруты буенча 20 километр араны үтте. Көн салкын һәм яңгырлы булуга да карамастан, ярышларда катнашырга 30дан артык кеше килгән иде.
-
Тәүге кыңгырау Белем дөньясына чакырды
Районның барлык мәктәпләрендә дә Белем көне тантаналы линейкалар һәм Бердәм Универсиада дәресләре белән башланып китте. 2012-2013 уку елында парталар артына 2920 укучы утырды. Шуларның 288е мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керде. Иштирәк урта мәктәбендә тәүге кыңгырау беренче сыйныфка килүче 3 бала өчен чыңлады. Быел биредә фән нигезләрен 41 укучы үзләштерәчәк....
-
Балалар сәнгать мәктәбенең филиаллары ачылачак
Комсомолец һәм Иштирәк авылларында балалар сәнгать мәктәбенең филиалларын ачу планлаштырыла. Комсомолец урта мәктәбе базасында филиалның хореография һәм сәнгать бүлекләре эшләр, анда 20дән артык бала шөгыльләнер, ә Иштирәк мәдәният йорты базасында урын алачак филиалда сәнгать бүлеге эшләр һәм бирегә 10нан артык бала йөрер дип көтелә, дип хәбәр итте район балалар сәнгать...
-
Күзкәйдә кунакта – Минзәлә драма театры
Шушы көннәрдә, урып-җыюны уңышлы төгәлләү уңаеннан, "Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Р. Шәйхаттаров халыкка матур күчтәнәч бүләк итте - авылга үзебез яраткан Минзәлә дәүләт драма театры артистларын чакырды. Бүгенге авыл проблемаларын чагылдырган "Буйдаклар" музыкаль комедиясен авылча җанлы, кызыклы итеп уйнаган артистларны алкышларга күмеп, рәхәтләнеп онытылып, яратып карады халык, дип хәбәр итте Күзкәйдән...