5 июнь 2013 яңалыклары
-
Диспансерлаштыру – мөһим бурыч
Агымдагы елның маенда республикада халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру (диспансерлаштыру аша сәламәтлек саклау чаралары үткәрү системасы) башланды. 21, 24, 27, 30 һәм аннан соң 99 яшькә кадәрге район халкын (эшләүчеләр, эшләмәүчеләр, гомумбелем бирү учреждениләрендә көндез укучылар) диспансерлаштыру уздырылачак.
-
Терлек азыгы әзерләүгә керештеләр
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы белгечләре узган атнада районнарга терлек азыгы әзерләү техникасын һәм терлек азыгы саклау урыннарының әзерлеген тикшерергә чыктылар. Безнең районда алар пәнҗешәмбе көнне булып киттеләр. Һәм, әйтергә кирәк, техника әзерлеген һәм азыкны саклау урыннарын, нигездә, яхшы дип бәяләделәр. Техника әзерлеген карап китүгә үк кайбер хуҗалыклар...
-
Бүләкләү
Аеруча авыр җинаятьне ачуда эчке эшләр органнарына ярдәм иткән өчен районының "Чишмә" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Ринат Таһир улы Гыймазетдиновка ТР Президентының Рәхмәте белдерелде.
-
«Сударушка»ны Беренче каналдан күрсәтәчәкләр
Лаеш районының Никольское авылында рус халкының «Каравон» фольклор фестивале узган иде. Анда җиңү яулап, Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле август аенда Беренче каналда чыга торган «Играй, гармонь» телевизион тапшыруында катнашуга чакыру алды. Моннан тыш, әлеге коллектив 2014 елда Новосибирск өлкәсендә үтәчәк Геннадий Заволокин исемендәге IV Халыкара фестивальгә дә...
-
Тагын 16 егетне армиягә озатасы бар
Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш тәмамланырга бер айдан кимрәк вакыт калып бара. Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу чакырылышта барлыгы 21 егет армиягә озатылган. Июнь аенда тагын 16 егетне хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Бүген 6 егет, 14 һәм 17 июньдә - 3әр,...
-
Спорт мастерына кандидат исеме алдылар
Бу көннәрдә Биклән кызы Алсу Сафиуллинага һәм Бәтке кызы Диана Нуретдиновага билбаулы көрәш буенча спорт мастерына кандидат исеме бирелде. Спортчыларыбызның тренеры Марат Мөхәммәдиевның да монда өлеше зур. Шулай ук Теләнче Тамак егете Артур Җиһаншинга да татар-башкорт милли көрәше буенча спорт мастерына кандидат исеме бирелде. Артурның тренеры - Рамил Закиров.