4 декабрь 2013 яңалыклары
-
Хөкүмәт ана капиталы программасын 2025 елга кадәр озынайтуны тәкъдим итә
Россия Хөкүмәте ана капиталы программасының гамәлдә булу вакытын 2025 елга кадәр озынайту тәкъдиме белән чыкты. Бу турыда РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдерде, дип яза ИТАР-ТАСС. Министрлык шулай ук программага үзгәрешләр кертү турында да уйлый. Мәсәлән, ул ана капиталы акчасын шәхси эшне ачуга тоту мөмкинлеген дә карый.
-
Терлекчелек комплексларын төзекләндерү үзен аклаячак
Районда сөтнең 20 процентын җитештерүче «Тукай азык-төлек корпорациясе» өчен бу атнаның дүшәмбесе мөһим һәм куанычлы көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен. Бу көнне агрофирманың Борды бүлекчәсендә реконструкцияләнгән, 300 баш малга исәпләнгән терлекчелек комплексын ачу тантанасы булды.
-
Нәрсә булса да, «112»гә шалтырат
Берәр гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта «112» номеры аша шалтыратып, бу турыда мәгълүмат җиткерергә була. Хәзер әлеге бердәм ашыгыч хезмәт күрсәтү системасы Татарстанда да популярлашып китте. Министрлар кабинетында үткәрелгән видеобрифингта соңгы 4 ел эчендә әлеге хезмәтне камилләштерү өчен якынча 160 миллион сум акча тотылган, дип белдерелде. «112» номерыннан файдаланучы...