4 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Шикәр чөгендерен ала башладылар
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда бөртекле культураларны урып-җыю эшләре тәмамланган. Район буенча барлыгы 649 266 центнер икмәк суктырылган. Уңыш 1 гектардан уртача 15,3 центнер тәшкил итә. Инде чират шикәр чөгендеренә дә җитте. Иң беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен алуга "Кама" агрофирмасы кереште. Тулырак бу...
-
Велосипедчылар узышты
29 августта, Республика көне кысаларында, матур традициягә әйләнеп барган веломарафон узды. Ул көнне велосипедчылар "Яңа поселогы - Калмаш - Күзкәй" маршруты буенча 20 километр араны үтте. Әлеге чарада барлыгы 10нан алып 60 яшькәчә 60 кеше катнашты.
-
Яңа Бүләктә – Белем бәйрәме
2 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенә бу тантанага ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев та килде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы...
-
Республиканың ныклыгы – халыклар дуслыгында
Ел саен зурлап үткәрелә торган Республика көне быел да искиткеч матур узды. Районның барлык авыл җирлекләрендә берсеннән-берсе кызыклы чаралар әзерләгәннәр иде. Күңелле концерт, асфальтта рәсем ясау бәйгесе, ачык һавада бәйрәм ашы кебек күренешләр авыл халкының күңеленә хуш килде. Болар редакциягә килгән хәбәрләрдә дә ачык чагыла. Газетабызның үз хәбәрчесе Алсу Тимерханова...