4 июль 2014 яңалыклары
-
Сарман юлындагы һәлакәттә дүрт кеше тән җәрәхәтләре алды
Кичә көндезге сәгать 1 тулгач Яр Чаллы - Сарман трассасының Мусабай Завод кисешендә «ВАЗ-21074» машинасы белән «Сузуки Град Витара» бәрелеште. «Җиделе» руле артына утырган 22 яшьлек егет тизлеген арттыра һәм идарә итүне югалтып, каршыга килүче чит ил машинасына бәрелә. Беренче автомобильдәге дүрт кеше - йөртүче үзе, Яр Чаллыда яшәүче 21,...
-
Оешмалар терлек азыгы әзерләүдә ярдәм итә
Көндә явып торган яңгырлардан соң көн аязып, кояш чыгу белән авыл хезмәтчәннәре терлек азыгын әзерләүгә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 июльгә район буенча барлыгы 4 мең ярым тонна печән, 24 мең ярым тонна сенаж әзерләнгән.
-
Халыктан җыелган үзарасалым акчасына республикадан 4 тапкыр күбрәк өстәп бирәчәкләр
Иске Абдул халкы аны ун елдан артык җыя, башка авылларда да шулай бердәм булып акча бирерләрме? 6 июль, якшәмбе көнне, районның 13 җирлегендә үзара салым җыюга багышланган референдум узачак. Бу чарада халык әлеге салымны җыю, аның күләмен, акчаның нинди максатларга юнәлтелүен, кемнәргә ташламалар биреләчәген хәл итәргә тиеш. Референдум Бәтке, Борды,...