4 июнь 2014 яңалыклары
-
Автобусларны тикшерәләр
Пассажир транспорты катнашындагы юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан 1 июньнән 20сенә кадәр республикада «Автобус» операциясе игълан ителде. Агымдагы елның дүрт аенда гына да автобус йөртүчеләр гаебе белән республикада 50 юл-транспорт фаҗигасе булган. Аларда 8 кешенең гомере өзелгән. Бу узган елгы саннар белән чагыштырганда 167 процентка артык дигән сүз. Әлеге аварияләрдә 69...
-
Суга рөхсәтсез тоташуны законлаштырырга бер ай вакыт бирелә
Су белән тәэмин итү челтәренә үз белдегең белән рөхсәтсез тоташу су бирүдә өстәмә көчләр таләп итә, бу су басымының кимүенә китерә. Мондый очракларны бетерү максатыннан 1 июньнән 1 июльгә кадәр «Яңа» коммуналь челтәрләре, «Татарстан» коммуналь челтәрләре» суүткәргечне тишеп законсыз тоташкан абонентларны теркәү буенча айлык игълан итә. Суны рөхсәтсез агызучыларга бу...
-
Беренче дәрәҗә лауреат исемен алды
Кнәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Софья Габдуллина (Морозова) 31 май көнне «Иске Казан - түгәрәк уены» республика татар фольклоры фестиваленең III йомгаклау турында катнашып, ялгыз җырлау буенча I дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
-
Корылык аркасында печәнгә иртәрәк төштеләр
Һава шартлары игенчеләрне быел да сынап карарга булды, ахрысы. Узган атнада явып алган кыска вакытлы яңгырлардан һәм беразга булса да сулыш бирүче сүлпәнрәк салкынча көннәрдән соң янә тоташ эссе көннәр башланды. Шул сәбәпле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, бар тырышлыгын, сабырлыгын, эш тәҗрибәсен бер төенгә бәйләп, быелгы уңыш өчен көрәшкә кереште.