4 апрель 2014 яңалыклары
-
Яман гадәтләргә каршы файдалы чара үтте
Круглое Поле урта мәктәбендә «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Е. Фомина һәм социаль педагог Г. Сафиуллина белән балигъ булмаганнар катнашында хокук бозуларга каршы чараларга багышланган кичә узды. Анда Круглое Поле мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Чара кысаларында балалар алкоголь эчү, тәмәке тартуга каршы профилактика чараларына багышланган видеофильмнар карадылар.
-
Теләнче Тамак авылыннан Арслановлар гаиләсе утыз ел «Якты юл» газетасын укый
Язылу кампаниясе башланганчы, бер атна эчендә район газетасына 3100 кеше язылган Узган саннарда укучыларыбызны кайгыртып, икенче яртыеллыкка газетага иске бәядән язылырга чакырган идек. Безнең сөенечкә, әлеге форсаттан файдаланучылар шактый булды һәм тиражыбыз 3000 данәдән артып китте. Шулай да иркен суларга әле иртәрәк. 1 апрельдән матбугатка язылу кампаниясе яңа бәяләрдән башланды....
-
Сыйныф җитәкчеләре республикакүләм бәйгедә көч сынашты
Күптән түгел Яр Чаллы шәһәренең 77нче гимназиясе базасында «Елның сыйныф җитәкчесе - 2014» республика конкурсының зона туры үтте. Әлеге бәйгедә районыбыз укытучылары да актив катнашты. Районыбыз данын яклап чыккан Гөлшат Әгъзамова (Түбән Суыксу), Эльвира Нуртдинова (Мусабай-Завод) һәм Чулпан Иванова (Мәләкәс) жюри әгъзалары каршында проект эшләрен яклады, төрле интеллектуаль сорауларга җавап...
-
Бүген төнлә «Татарстан» совхозы поселогында ике фатирлы йорт янды
Бүген төнге сәгать 12 тулгач янгын сүндерүчеләр «Татарстан» совхозы поселогының Новоселов урамында бер катлы кирпеч йорт януы турында хәбәр ала. Иң беренче урынга Кнәз һәм Комсомолец янгын сүндерүчеләре килеп җитә, аннары шәһәрдән киләләр. Фаҗигагә дучар булган йортта ике гаилә яшәгән була. Бер фатир тулысынча янып бетә, икенчесенең түбәсенә зур зыян...
-
«Балкыш-17» фестиваленә йомгак ясалды
17 ел рәттән районыбызда «Балкыш» балалар иҗат фестивале уздырылып килә. Шул еллар эчендә сәхнәләрдә кечкенәдән үк чыгыш ясап йөргән балалар бүген инде республикабызның олы сәхнәләрендә балкыйлар. Андыйлардан Илнар белән Ленар Сәйфиевларны, Алмаз Гәрәевне атап китәргә була.
-
Иң яхшы товар җитештерүче һәм иң яхшы хезмәт күрсәтүче билгеләнә
Быел да республикада «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дип аталган конкурс үтәчәк. Ул «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасы кысаларында уздырыла. Продукция җитештерүче һәм төрле хезмәтләр күрсәтүче район предприятиеләре дә бәйгедә катнаша ала. Конкурсны үткәрү тәртибе һәм шартлары www.mpt.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган.
-
Ачык тыңлаулар уза
14 апрельдә район хакимиятенең утырышлар залында 2013 елга Тукай муниципаль районының бюджет үтәлеше турындагы хисап проекты буенча ачык тыңлаулар уза. Ачык тыңлаулар сәгать 10.00да башлана.
-
Спортчы кызларыбыз чыгыш ясады
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорткомплексында «Мисс Фитнес-2014» бәйгесе үтте. Берничә этапта узган әлеге ярышларда 12 яшьтән алып 15 яшькәчә 9 кыз катнашты. Җиңүче исемен Виктория Морсалова яулады. Икенче һәм өченче урыннарга Алсу Гатина белән Лилия Диниева лаек булдылар. Бәйгедә катнашкан кызларыбыз матур һәм мөлаем гына түгел, көчле дә икән әле....
-
Баласын махсус утыргычсыз алып барган сигез машина йөртүче ачыкланды
Укучыларның язгы каникуллары алдыннан районда «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция игълан ителгән иде. Шулай ук каникуллар вакытында да ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатында төрле чаралар үткәрделәр. «Бала - иң мөһим пассажир» акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы сигез машина йөртүчене...