4 март 2015 яңалыклары
-
Тукай районының Яңа поселогы театр коллективы Күзкәйдә спектакль куйды (фото)
Ниһаять, Яна поселогы һэм Күзкәй авыллары арасына иҗади купер салынды. 1 март көнне Яңа поселогының «Сүнмәс йолдызлар» театр коллективы Күзкәй авылы клубында Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» исемле драма әсәрен тәкъдим итте. Авыл халкы бу спектакльне бик җылы кабул итеп, озакка сузылган алкышларга күмде, мактау сүзләре яудырды. Күперегез ныклы , озын гомерле...
-
Тукайлылар һәм башкалар өчен яңа сәхифә!
Игътибар итсәгез, сайтыбызда сезнең өчен яңа, матур " Котлаулар "сәхифәсе ачтык. Ул баш битнең уң ягында урнашкан. Биредә без сезнең кадерле кешеләрегез - гаиләгез, якыннарыгыз, туганнарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез турында язган ,"Якты юл" газетасында бастырылган җылы сүзләрне, шигьри теләкләрне куячакбыз. Сезнең гаиләгезнең бәйрәмнәре турында авылдагы яки райондагы туганнар, дуслар гына түгел,...
-
Язгы кыр эшләренә Тукай районының «Ирек» хуҗалыгы техниканы ремонтлап, орлык материалын әзерли
Ниһаять, язның беренче аена да аяк бастык. Бу исә район игенчеләренә язгы кыр эшләренә әзерлекне кызулатырга тагын бер этәргеч. Моны алар үзләре дә яхшы белә. Шуңа күрә, хуҗалыкларындагы барлык ресурсларны барлап, булганын төзәтә яки ышанычлы, сынаттырмаслык булсын дип, янә һәр шөребенә кадәр тикшерергә тотына. Чөнки аңлый: ныклы техника язгы кыр...
-
Тукайлылар пенсия турында социаль челтәрләр аша белешә ала
РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге гражданнар белән социаль челтәрләр һәм интернет- блоглар хезмәтләре аша эшләүне киңәйтә башлады. Хәзер татарстанлылар, шул исәптән Тукай районында яшәүчеләр дә Пенсия фонды мәгълүматләрен үзләре өчен уңайлы булган юл белән таба ала. Татарстанда Пенсия фонды турында Twitter, Facebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә белешергә мөмкин. Пенсия...
-
«Аҗаган» уйнадылар
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында «Аҗаган» хәрби-спорт уеннарының финал этабы үтте. Анда Кнәз, Теләнче Тамак, Калмия һәм Яңа поселогы мәктәпләреннән укучылар көч сынашты. Хәрби-спорт уеннары вакытында мәктәп укучылары төрле бәйгеләрдә сынаулар үттеләр. Яшүсмерләр сафта да йөрделәр, хәрби җырлар да башкардылар, АК-74 автоматын сүтеп-җыйдылар, озынлыкка сикерделәр, противогазлар киеп йөгерделәр, пневматик...
-
Тукай районында әлегә «халык инспекторлары» юк
Узган елның ноябрь аеннан Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү буенча «Халык инспекторы» мәгълүмат системасы эшли башлаган иде. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында теркәлгән һәм смартфоны булган һәркем бу система ярдәмендә юл йөрү кагыйдәсен бозуның фотосын яки видеосын төшереп, ЮХИДИгә җибәрә ала. Ләкин моны бары тик «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы...