3 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Республика көнендә районда күпфункцияле үзәк, ике терәк пункт ачылды
Быел Республика көне районда аеруча матур, үзгә үтте. Барлык Татарстан халкы өчен мөһим һәм якты бәйрәмнәрнең берсе булган әлеге көн бу юлы шимбәгә туры килгәнгә, авылларда җирле халыктан кала, шәһәр, башкала кунаклары да шактый булды. Чөнки, Республика көнен бәйрәм итүдән кала, районда бу көнне тагын сөенечле өч вакыйга булды. Боерган...
-
Унбер үзбәкстанлыны фатирында законсыз теркәгән
Район прокуратурасы Бәтке авылында Үзбәкстаннан гражданнары исәпләнгән 11 кешене теркәгән фатирны ачыклады.агымдагы елның 26 маеннан 9 июненә кадәр вакыт аралыгында әлеге фатирның 39 яшьлек хуҗабикәсе бу гражданнарны миграция хезмәте аша теркәргә өлгергән. Шунысы да бар, үзбәкстанлыларның берсе дә теркәлгән адреслары буенча яшәмәгән. Прокуратура фатир хуҗасының Үзбәкстан гражданнарын теркәвен законга туры...
-
Җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли
Сайлау кампаниясе чорында «Бердәм Россия» партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе эшли. Сораулары булган райондашлар Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, 5/08 йортына дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00-10.00 һәм 17.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 9.00-11.00 сәгатьләрдә мөрәҗәгать итә алалар. Якшәмбе - ял көне. 70-18-63 телефоны аша шалтыратырга да була.
-
Районда урып-җыю 65 процентка башкарылган. Иркен суларга вакыт юк
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2 сентябрьгә бөртеклеләрнең 65 проценты, ягъни барлык 49288 гектардагы игеннәрнең 32456 гектары суктырылган. Ялларда яуган көчле яңгырларга карамастан, дүшәмбе көнне иген киңлекләренә чыгучылар булган. «Кама Бекон», «Ярыш», «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы игенчеләре язгы бодай суктыруга төшкәннәр. Ә менә «Биклән», «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыкларына...
-
Сәмәкәйдә мәктәпне япмаганга рәхмәт укыйлар, Шилнәбашта балалар саны арта дип белем йортын киңәйтүне сорыйлар
Район мәктәпләрендә 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан бәйрәм тантаналары үтте. Уку йортларына 2891 бала, шул исәптән 350 сабый беренче сыйныфка килде. Круглое Поле, Биклән, Теләнче Тамак, Иске Абдулда, Сәмәкәй мәктәпләрендә укучылар ремонттан соң яңартылган биналарга парталар артына утырды. Мәктәпләрдә капиталь ремонт программасы буенча әлеге максатка 50,6 миллион сум акча...