Тимер юлчыларның эшләре зур җаваплылык һәм төгәллек таләп итә
Бу атнаның якшәмбесендә тимер юл хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Круглое Поле станциясе - Республиканың төньяк-көнчыгыш тимер юлының «йөрәге». Бүгенге көндә аның төп эше төрле предприятиеләргә чимал ташучы йөк поездларына хезмәт күрсәтүдән гыйбарәт. Тимер юлчыларның һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан без Круглое Поле станция башлыгы Зинфира Адилова белән очрашып, әңгәмә кордык.