3 июль 2013 яңалыклары
-
Төп игътибар – сыйфатка
Авылда эшнең иң кызган чагы. Яше-карты чалгысын, урагын алып, кышка үз малына печән әзерли. Төрле формадагы хуҗалыклар утарына печән төргәкләре, сенаж массасы кайта. Эскертләр күзгә күренеп арта, сенаж базлары тула. Көннәр кызу торганда, кышка яхшы сыйфатлы азык әзерләнә.
-
Авыл урамнарын чүп үләне, көнкүреш калдыклары, төзек булмаган техника баса
Кичекмәстән чара күрмәгән җаваплы затларның вазыйфаларыннан колак кагуы мөмкин Узган атнада район башлыгы киңәшчесе Галимҗан Зарипов җитәкчелегендәге комиссия авыл җирлекләренең санитар, эстетик торышын карау һәм киләчәктә төзекләндерү өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген барлау өчен рейдка чыкты. Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә территорияләрнең чисталыгы буенча комиссия нәтиҗәләре нигезендә Түбән Суыксу, Мәләкәс,...
-
Наркотикларга – юк!
Бөтендөнья наркомания һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәшү көне кысаларында Комсомолец поселогындагы "Ромашка", Шилнәбаш авылындагы "Забава" сәламәтләндерү лагерьларында махсус чара узды. Аны районның "Шәфкатъ" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, психолог Алия Вәлиева, социаль хезмәт күрсәтү белгече Светлана Петрова үткәрделәр. Чарада 7-10 яшьләрдәге 35 бала катнашты. Алар зур кызыксыну...
-
Мин – тәвәккәл эшмәкәр
4 июль көнне "Белемле эшмәкәрлек" проекты кысаларында "Мин - тәвәккәл фермер" программасы буенча семинар узачак. Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү максатыннан оештырылган әлеге проект укыту, белем бирү семинарларының берничәсен үз эченә ала. Программа шәхси, крестьян-фермер хуҗалыкларының үсешенә этәргеч бирү, яңаларын ачу бурычларын куя. Чәршәмбе көнне әлеге программа нигезендә үтәчәк...
-
Армия сафларына районнан 40 егет китте
2013 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә районыбыздан барлыгы 30 егет китәргә тиеш. Быел исә армиягә 40 егет китте, бу - планның 133 процентка үтәлүе дигән сүз. Егетләрнең 18е - «С» категорияле машина йөртүчеләр, 30ы - урта һәм югары белемлеләр. Барлыгы чакырылыш комиссиясе утырышына 174 кеше чакырылган иде. Шуларның 168е килде....