3 март 2022 яңалыклары
-
Штрафны вакытында түлә
Закон буенча административ штраф карар законлы көченә кергәннән соң 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Штраф түләнмәгән очракта административ хокук бозу турындагы карар суд приставларына җибәрелә. Алар штрафны түләмәгән гражданинның исәп-хисап счетындагы акчалары һәм хезмәт хакы, башка керемнәре хисабына законлы рәвештә штрафны түләтү юлларын табачаклар.
-
Ришвәт алма
Коррупциягә каршы закон кысаларында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үткән ел ришвәт бирүнең 84 очрагын булдырмый калганнар.
-
Эчке эшләр бүлеге чакыра
Россия эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлеге эчке эшләр органнарында эшләү өчен лаеклы кандидатларны чакыра. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү өчен 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге РФ гражданнары кабул ителә. Кандидатларга түбәндәге таләпләр куела:
-
Беренче космонавт белән үткән юл
Бу язма 1963-1965 елларда беренче космонавт Юрий Алексеевич Гагаринны йөрткән Хәмәтгариф Хәмәтнәҗип улы Сәйфиевка багышлана. Сөеклемә быел 80 яшь булыр иде. Минем язмам бик күп сугыш чоры балалары кичергән уртак язмышларны тасвирлар. Беркайчан да әти сүзен ишетмәгән, шулай да күпләр сокланырлык югары әхлакый сыйфатларга ия булган гади машина йөртүче Гариф турында сөйләргә телим.
-
Юмореска
Әле кайчан гына 23 февраль алдыннан борынын күтәреп йөргән Габделхәйнең бу көннәрдә бер дә кәефе юк. Хатын-кызлар көне җитә бит. Нинди бүләк алырга? Нәфисәсе аның үзенә ике пар носки, кырынырга күбек һәм бер кульяулык биреп котылды. Менә хәзер Габделхәйнең чираты. И баш ватты ул, интекте, хәләл җефетенә нинди бүләк алып бирергә дә белмәде. Бер яктан, сөендерәсе дә килә, икенче яктан, кыйммәт тә булмасын, кирәкле әйбер булсын. Тукта, дип уйлады ул, күрше Кәрим Сафиясенә ни бүләк итәргә җыена икән? Бәлкем берәр киңәш бирер.
-
Арабыздан беребез
Безнең Боерган авылы кызы Ләйсәнне беләсезме? Беләсез! Ул Яр Чаллы-Боерган автобусында унөч ел инде кондуктор булып эшли. Ачык йөзле, сабыр холыклы Ләйсән Гарипова ул.