3 февраль 2012 яңалыклары
-
Подряд оешмалары сайлана
8 февральдә сәгать 10.00да район хакимияте бинасында (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) күпкатлы йортларда капиталь ремонт эшләрен башкаруга подряд оешмасын сайлау үтә. Капиталь ремонт үткәреләсе йортлар исемлеге районның www.tukay.tatar.ru сайтында күрсәтелгән. Сайлауда катнашу өчен гаризалар 8 февральгә кадәр Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт...
-
Кадастр бәясен билгеләүдәге бәхәсләрне дәгъваларга була
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршында күчемсез милек объектларынның кадастр бәясен билгеләүдәге бәхәсләрне тикшерү буенча комиссия булдырылды.
-
Үз эшен ярата ул
Укытучы һәркайсыбызның шәхес буларак формалашуында ул зур роль уйный. Белем дөньясына алып керүче дә, әхлак тәрбиясе бирүче дә ул. Әгәр без бу дөньяда нинди дә булса дәрәҗәгә ирешкәнбез, җәмгыятькә кирәкле зат булып өлгергәнбез икән, иң беренче чиратта әти-әниләребезгә һәм укытучыга бурычлы.
-
Үз бизнесыңны үстерүгә инвестиция кертергә мөмкин
Агымдагы елның 25 апрелендә Казанда Корстон кунакханә сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә VII венчур ярминкәсе узачак. Аны Россиянең туры һәм венчурлы инвестицияләү ассоциациясе һәм Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды оештыра. Әлеге ярминкәгә үз бизнесларын үстерүгә туры инвестицияләр кертүдә кызыксынган компанияләр чакырыла. Венчур ярминкәсендә компания-экспонент буларак катнашырга теләүчеләргә алдан ук оештыру комитетына...
-
Рәхмәт хатлары тапшырылды
Район хакимиятендә үткән атналык киңәшмәдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты Николай Ананьев ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Узган елның җәендә Әгерҗе районында корал заводындагы һәлакәтне бетерүдә катнашкан "Гарант Плюс"...
-
Мәдәни мирасны саклау прокуратура контролендә
Татарстан Республикасы, шул исәптән безнең район да тарихи-мәдәни һәйкәлләргә бай. Аларның сакланышын тәэмин итү даими игътибарны таләп итә. Бу җәһәттән район прокуратурасы тарафыннан тикшерүләр үткәрелеп тора. "Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирасы объектлары турында"гы законны бозган өчен гражданнарга - 2000нән 2500 сумга кадәр, вазыйфадагы затларга 4000нән 5000 сумга кадәр, юридик затларга...
-
Уйнагыз, гармуннар
Күптән түгел район хакимиятенең утырышлар залында "Уйнагыз, гармуннар" смотр-бәйгесе узды. Анда районыбызның 50гә якын гармунчысы катнашты. Конкурсның төп максаты яңа талантлар ачу, сәләтле райондашларыбыз исемен халык арасында таныту, уен коралларына игътибар юнәтү иде. Максатыбызга ирешкәнбездер.
-
Күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирелә
Районда бушлай җир алуга хокукы булган 270 күп балалы гаилә бар. Шуларның 58е 1 гыйнварга районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына гаризаларын тапшырган. Андыйларга бер ел эчендә җир бүлеп бирелергә тиеш, дип аңлаттылар палатада. Гаилә өч тапкыр тәкъдим ителгән участоктан баш тартса, исемлектән төшерелә, әмма ул җир алуга хокукын югалтмый....
-
Якташлар җәмгыятьләре эшен активлаштырырга кирәк
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында шәһәр һәм район якташлар җәмгыятьләре җитәкчеләре өчен ачык ишекләр көне узды. Кунаклар белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Ул үзенең чыгышында җәмгыятьләрнең эшен активлаштыру кирәклеге турында әйтте. Дәүләт советына тәкъдимнәр керсә, якташлар җәмгыяте эшчәнлеген көйләүче махсус канун кабул ителергә дә мөмкин.
-
Су суыту аппаратлары республикада бездә генә җитештерелә
Район территориясендә җитештерү белән шөгыльләнүче сәнәгать предприятиеләре күп түгел. Шундыйларның берсе - Яңа Мусабай авылы янында урнашкан җаваплылыгы чикләнгән "ТМИМ" җәмгыяте. Сәнәгать мәйданчыгы өч гектардан артык территорияне били. Бу территорияне әлеге холдинг моннан дүрт ел элек сатып алган һәм шушы көннән үз эшчәнлеген, ягъни градирнялар, икенче төрле әйткәндә, җылылык-электр станцияләрендә,...