2 апрель 2015 яңалыклары
-
Яңа бәйге игълан итәбез!
Яз - табигатьнең һәм адәм балаларының хисләре уянган, үзенә тиң пар эзләгән һәм тапкан, иң ямьле вакыт. Вәгъдә иткәнчә, "Якты юл" газетасы яңа бәйге игълан итә . Һәм аны, шушы ягымлы ел фасылына туры китереп, "Иң матур пар" дип атадык. Бәйгедә Тукай районында яшәүче парлар катнаша . Яшь буенча чикләүләр...
-
Сафка да тезелеп йөрделәр, җырлар да башкардылар
Районыбызда сафка тезелеп йөрү һәм җырлар башкару буенча смотр-конкурс үтте. Анда үзләренең осталыкларын урта сыйныфларда укучы балалар күрсәтте. Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексына Яңа поселогы, Яңа Бүләк, Биклән, Шилнәбаш авылларыннан яшүсмерләр килгән иде. Смотр-конкурсның зона сайлап алу турында беренчелекне яулаган әлеге яшьләр финал өлешенә дә ныклап әзерләнгәннәр. Конкурсантлар жырладылар...
-
Районда яшьләр парламентының беренче утырышы узачак
2 марттан алып 17сенә кадәр районыбызның 23 авыл җирлегендә дә яшьләр белән очрашулар үтте. Әлеге чаралар барышында яшьләргә район тормышы, үткәрелә торган конкурс-бәйгеләр турында сөйләделәр, һәрбер җирлектә яшьләр арасында лидерлар сайланды. Яшьләрнең мәнфәгатьләрен яклау максатыннан, Тукай муниципаль район Советы карары нигезендә, яшьләр парламенты оешты. 3 апрельдә 15.00 сәгатьтә яшьләр парламентының...
-
Суд приставлары тукайлылардан ярты миллион сумга якын коммуналь бурычларын кайтарттырган
2015 елның март ае дәвамында торак - коммуналь бурычларны түләттерү айлыгы үтте. Бу өлкәдәге бурычларны кайтару социаль әһәмияткә ия. ТР буенча Тукай районының суд приставлары бүлегендә хәбәр итүләренчә, айлык барышында 473 мең сумлык бурыч түләттерелгән. 4 тукайлыга карата милеккә арест салу кебек мәҗбүри чара күрелгән. Суд приставлары исегезгә төшерә, бурычларны...
-
Каникулларда укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерделәр
Укучыларның язгы каникуллары чорында район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 387 очрагын теркәделәр. Балаларны махсус утыргычсыз алып барган өчен 20 йөртүче, куркынычсызлык каешын такмыйча алып барган өчен 11 йөртүче административ штрафка тартылды. Җәяү барганда юл йөрү кагыйдәләрен бозган 33 балага карточкалар тутырылды. Каникуллар вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре...
-
«РИТЭК» җәмгыяте бәйге игълан итте
Министрлар Кабинетында үткән видеоконференциядә республикада «Лукойл» җәмгыятенең VI социаль һәм мәдәни проектлар конкурсының башлануы игълан ителде. Әлеге бәйгене республикада «Лукойл»га керүче «РИТЭК» җәмгыяте үткәрә. Быел конкурс проектлары: «Экология», «Рухият һәм мәдәният», «Спорт», «Җиңү» номинацияләрендә бәяләнәчәк. Бәйгедә дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль бюджет оешмалары, җирле үзидарә органнары, мәгълүмат чаралары катнаша ала....
-
Район медицина хезмәткәрләре йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы тору өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакыралар
Россия Президенты 2015 елны йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип билгеләгән иде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, иң алга киткән медицина технологияләре дә бу авырулардан үлү очракларын 20 процентка гына киметергә сәләтле. 50-55 процент очракта кешенең сәламәтлеге аның яшәү рәвешенә бәйле. Сәламәтлеккә тискәре тәэсир итүче төп факторлар булып...