2 февраль 2013 яңалыклары
-
Грек-рим көрәше
24-26 январьда районның 1996-1997 елгы үсмерләре Бөгелмә шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә дә катнаштылар. Круглое Поледан Дмитрий Әһлиуллин һәм Комсомолец поселогыннан Җиһаншин Эмиль үз категорияләрендә өченче урыннарны алдылар.
-
Гер күтәрделәр
25-27 январь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 1997 елгы һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында гер спорты буенча Татарстан беренчелеге үтте. Әлеге спорт төре буенча тренер Равис Әхкәметдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшьләр бу республикүләм ярышта призлы урыннар алуга ирештеләр. 73 килограммга кадәр авырлыкта Алмаз Кәлимуллин - икенче, Искәндәр Монасыйпов өченче урынны алды.
-
Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашачак
18-19 гыйнварда Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты үтте.