1 апрель 2014 яңалыклары
-
Райондашларыбыз Чаллы татар драма театрында чыгыш ясаячак
5-6 апрельдә Чаллының татар дәүләт драма театрында «Идел йорт» халык театрларының XIV төбәкара фестиваленең зона сайлап алу туры үтәчәк. Фестивальдә Теләнче Тамак һәм Мусабай-Завод авыллары үзешчән артистларының чыгыш ясавы көтелә.
-
Юлларда сак булыгыз: кар ява
1-5 апрельдә республикада һава торышы үзгәрү - кар явуы ихтимал. Шул сәбәпле машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш ителә. Мөмкин булганча ерак юлга чыгудан тыелып тору сорала. Юлга чыккан очракта рөхсәт ителгән тизлек режимын бозмагыз, каршы килүче машина юлына чыгып, үзегез һәм башкаларның гомерен куркыныч...
-
Көлке көнендә син дә бер, мин дә бер
1 апрель рәсми рәвештә кабул ителмәгән, ләкин алай да бөтен кеше бәйрәм итә торган күңелле көн. Моннан 2000 еллар элек Борынгы Римда 1 апрельне Көлке көне буларак игълан иткәннәр дип фараз ителә. Бу көнне римлылар бер-берсе белән төрле уеннар уйнаганнар, шаяртканнар, рәхәтләнеп көлешкәннәр, бер-берсен алдалап кызык тапканнар. Һәм бу көн...