Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

«Заманга яраклашу кирәк» 

Илгизәр Абдрахимов – «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары. Әлеге хуҗалыкка ул моннан алты ел элек терлек асрау комплексы башлыгы булып килгән, димәк, эш рәтен якыннан торып белә. 

«Парадиз»да терлекчелек төп юнәлеш булып тора. Хуҗалыкта ике бүлек: Түбән Суыксуда товарлыклы-сөтчелек комплексы эшли, Куадыда яшь таналар үстерелә. Һәр комплекска ферма мөдире һәм комплекс башлыгыннан торган җаваплы кешеләр билгеләнгән. Менә шушы кешеләр ярдәмендә эшне оештыру, малларны күзәтү, болардан тыш план һәм хисаплардан торган көндәлек хезмәт вазифаларын үтәү белән бергә, Илгизәр Абдрахимовка заманча идарә итү системаларын да үзләштерергә туры килә, чөнки «Парадиз» яңалыкка йөз тота: районда беренчеләрдән булып терлек асрауда цифрлы программаларны куллана башлады. Әлеге хуҗалык базасында «Терлекчелектә цифрлауны гамәлгә кертү»гә багышланган республика семинары уздырылуы хакында без «Якты юл» газетасында язып чыккан идек. Республиканың якын-тирәдәге ун районыннан килгән белгечләр Түбән Суыксудагы фермаларда эшнең компьютерлар ярдәмендә алып барылуын күреп киттеләр ул чакта. «Цифрлы программаларның гамәлгә кертелә башлавына март аенда бер ел була, – дип сөйли Илгизәр Минвагыйз улы бу турыда. – Заманча яңа системалар савым сыерларны асрауда кулланыла. Ул, гади итеп әйткәндә, компьютерга кертелгән махсус программа ярдәмендә фермадагы эш белән идарә итү дигән сүз. Сыер көтүе белән идарә итү программасы ярдәмендә һәр малның ничек яшәве, хәрәкәтләнүе, күпме сөт бирүе исәпкә алынып бара. Малның халәтен күзәтеп-белеп тору чыгымнарны һәм югалтуларны булдырмый калырга ярдәм итә. Цифрлау системалары куллануның нәтиҗәсе савым күләменең, нәселле терлекләр санының артуында күренә». 
Хуҗалыкта малларны ашату шулай ук программага салынган. Моның өчен кирәкле җиһазлар алынган. Азык компонентлары, кушылмалар күләме күзәтелә, кирәк булса, үзгәртелә. Аерым система аша азыкның кайсы корпуста кайчан таратылуы да күзәтелеп тора. Илгизәр Абдрахимов әйтүенчә, цифрлы программа терлек азыгын рациональ куллану мөмкинлеге дә бирә. 
Заманга яраклашу кирәкме? «Әлбәттә, – дип җавап бирә бу сорауга Илгизәр Абдрахимов. «Яңалыкларның нәтиҗәсе тиз генә күренмәскә мөмкин. Ләкин аларның киләчәктә югалтуларны киметеп, продукция җитештерү күләмен арттыру өчен кертелүендә минем шигем юк».
Ә яңалыкларны өйрәнү, гамәлгә кертү өчен заман белән бергә атларга сәләтле, өлгер, зирәк акыллы белгечләр кирәк. «Парадиз» ҖЧҖ директорының терлекчелек буенча урынбасары Илгизәр Абдрахимов – нәкъ менә шундыйларның берсе инде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X