Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үтсен гомер юлларыгыз тигезлектә, муллыкта

"Якты юл" газетасы битләрендә авыл хезмәтчәннәре, гомерен җиргә багышлаган ветераннар турындагы язмаларны яратып укыйм. Авыр сугыш елларында ат-үгез җигеп җир сөргән, соңыннан тракторга утырып Оргыды басуларын иңләгән атаклы механизаторыбыз Гафур ага Гәрәевнең хезмәт һәм тормыш юлы күпләргә үрнәк булганлыктан, кулыма каләм алдым әле.

Моның икенче сәбәбе - шушы көннәрдә мөхтәрәм авылдашым - ветеранга 80 яшь тулды. Шуның 40 елдан артыгын тракторчы булып эшләгән, бөтен көчен икмәк үстерүгә багышлаган Гафур абый - безнең ут күршебез. Хәтерлим әле, әтием дә тракторчы иде. Гафур абый белән иртә таңнан басуга чыгып китәләр, кич кенә тузанга батып кайталар. Уңыш өчен ару-талуны белми эшләделәр, бахырлар. Малай чагында башка авылга Сәмәкәйгә укырга йөрдек. Кыш көне бик авыр була торган иде, юлларны кар басып китә иде. Менә шул чакта Оргыды балаларын Гафур ага үзенең трактор чанасына төяп укуга алып бара, атна азагында килеп ала торган иде. Юлаучылар транспорты белән батып калганда, иң ышанычлы механизатор Гафур абыйга мөрәҗәгать итәләр иде. Андыйларны тракторы белән сөйрәп Хуҗәмәт авылына, олы юлга чыгарып куя иде. Һәр эшне җиренә җиткереп эшләве аркасында күп авылдашларының рәхмәтенә иреште. Ел нәтиҗәләре буенча Мактау кәгазьләренә лаек була иде.

Гафур абый, армия сафларыннан кайткач та, яраткан эшен ташламады. Бәхетен туган җирендә тапты, бөтен көчен иген үстерүгә салды, гаилә тормышын да матур итеп корды. Сабира апа белән бер-берсен аңлап, 50 елга якын бергә тату гомер итәләр. Тәүфыйклы 3 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Балалары гаилә корып, әби белән бабайның оныклары тупырдап үсә. Гафур абый лаеклы ялга чыккач, дин гыйлемнәрен өйрәнеп, мәчетебезнең имам-хатыйбы вазыйфасын башкара. Халкыбыз йолаларын төгәл, җиренә җиткереп үти. Авылыбыз зиратын тәртиптә тоту өчен өмәләр оештыра. Игелекле гамәлләрен санап бетерерлек түгел. Авылыбызның бер горурлыгы ул Гафур абый. Аңа ныклы сәламәтлек, җаваплы эшендә уңышлар, җан тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев