Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Вакытлыча эшкә килгән китапханәче 30 ел шушы һөнәрне башкара

Кече Шилнә авылы китапханәчесе Илсөяр Госсам кызы яраткан хезмәтенә урау юллар аша килгән. Китап укырга дүрт яшендә үк өйрәнсә дә, гомерен китаплар дөньясына багышлау нияте булмаган аның. Башта ул гел бишле билгеләренә генә Калмашта сигезьелык мәктәпне тәмамлаган, ә урта белемне Яңа поселогының рус-татар мәктәбендә дәвам иттергән һәм аны алтын медальгә...

Авыл баласы еш кына никадәр тырыш, белемле булмасын, аңа кыюлык, тәвәккәллек җитеп бетмиме, хыялына ирешү өчен барысын да эшләмиме, Илсөяр дә укыганда юрист булырга хыялланса да, бөтенләй башка сукмактан киткән. Казанга барып берьеллык курсларны тәмамлаган, аннан секретарь-кәгазь эшләрен алып баручы һөнәренә өйрәнеп чыккан. Казандагы зур оешмада эшләп тә алган, әмма бу шөгыльгә күңеле ятмаган, югары белем алу ниятеннән дә кире кайтмаган булган, күрәсең. Кечкенәдән сәхнәдә халык биюләрен биеп үскән кыз белемле, профессиональ биюче булу ниятен тормышка ашыру өчен Казан мәдәният институтына юл тоткан. «Сынауларны бирергә бер көн кала бию позицияләре буенча сынап карадылар. Без, авыл балалары, нинди бию позицияләре белик инде ул вакытта. Медальгә тәмамлаган башым белән ничек кире кайтыйм, документларымны китапханә бүлегенә тапшырдым. Анда укыган еллар бу һөнәргә карата фикеремне тамырдан үзгәртте - китапханәче бик мөһим, кызыклы һөнәр икән бит. Анда күп нәрсәгә өйрәндем, һөнәри өлгергәнлек алып чыктым дип әйтә алам», - дип искә ала ул көннәрне Илсөяр.

Диплом алгач, ул, туган авылыма якын булыйм дип, юлламаны Тукай районына ала. Үзәк китапханәдә урын булмау сәбәпле, аны бер ел эшләп тору өчен Кече Шилнәгә билгелиләр. Кыз җиң сызганып эшкә керешә. Кыенлыкларсыз гына булмый, әлбәттә: бәйрәмнәр, тематик кичәләрне ике телдә үткәрергә кирәк. Тынгысыз холыклы, гел хәрәкәттә булырга яраткан кыз китап биреп утыру белән генә чикләнәме соң? Җәмәгать эшләрендә кайнап яши ул: сайлаулар вакытында Илсөяр - комиссия секретаре, халык санын, авыл хуҗалыгы терлекләренең исәбен алучы, Сабан туйларын алып баручы - берсе дә китапханәче Илсөяр Крапивинадан башка узмый. 2002 елдан башлап тантаналы төстә яшь парларны язылыштыру да аңа йөкләнә. «Бүгенге көнгә 46 яшь гаиләгә изге теләкләр теләп, тормышка юллама бирдем», - ди ул.

Хәзер китапханәләр эшчәнлегендә дә күп яңалыклар тормышка ашырыла. Компьютерлер заманы үзенең таләпләрен куя. Илсөяр Госсамовна бу яңалыкны да уңышлы үзләштерде, тик бу җәһәттән бераз эче дә поша: «Күп нәрсәләр со

рый ул компьютер, анда утырып, халыкка кирәкле кызыклы чараларны үткәрергә вакыт җитми», - ди ул.

Без күп еллар Илсөяр белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, киңәшләшеп эшлибез. Мин аның тынгысызлыгына, туктаусыз яңалыкка омтылуына, иҗади табышларына сокланам. Аннары ул туры сүзле, тирән фикерле. Күңеленә хуш килмәгән нәрсәне туп-туры ярып сала. Шуңа күрә мин аның белән киңәшләшәм, начарны яхшы димәгәне өчен хөрмәт итәм. Ул тырышырга, тагын да ныграк эзләнергә этәрә. «Күптәннән эшләсәм дә (бер елга дип килгән кыз анда гаилә корып, китапханәдә 30 елга якын эшли инде), һаман ниндидер яңалык кертәсе, авылның рухи тормышын күңеллерәк итәсе килә. Тормыш бер урында гына тормый бит, китапларны укыту, пропагандалау, укучылар санын арттыру талантны гел чарлап торуны сорый», - ди ул. Әнә шулай ашкынып, яратып эшләгәнгә күрә аның хезмәте күпсанлы мактау грамоталары һәм медальләр белән бәяләнгән. 2015 елда Илсөяр Госсамовна Тамбов өлкәсендә узган Бөтенроссия конференциясендә катнашып, авыл китапханәләре проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады. Бу бер Илсөяр өчен генә түгел, барлык Тукай районы китапханәләре өчен дә зур казаныш булды, чөнки ул Татарстан Республикасыннан килгән ике китапханәченең берсе иде.

50 яшен тутырган бу ханымга карыйм да, чын китапханәче - мәдәният хезмәткәре шундый булырга тиештер дим. Төрле кичәләр алып барганда, кәгазенә дә карап тормыйча, ягымлы-йомшак тавышы белән үзенә җәлеп итә, татарчасын да русчасын да бердәй белүче Илсөяргә сокланмыйча мөмкин түгел.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылы китапханәсе мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев